Шашлыкны дөрес итеп ничек сайларга?
Ингредиентлары азрак булганын сайларга кирәк
Табиб-диетолог Дарья Русакова, беренче чиратта, чи яки маринадланган итнең куллану вакытын карарга киңәш итә. Маринадланган ит сайлаганда ингредиентлары азрак булганын сайларга кирәк. Чөнки маринадка ароматизаторлар, тәмләткечләр һәм аш серкәсе кушып, иске итне яшерергә маташулары ихтимал. Бу турыда РИА Новости язды.
«Маринад составында ингредиентлар азрак булган саен, шашлык натураль һәм сыйфатлырак була», — ди диетолог.
Гастроэнтеролог Нурия Дианова сүзләренчә, маринадта төрле куркыныч бактерияләр үрчеп ятарга мөмкин. Аерым алганда бу энтерококклар һәм эчәклек таякчыклары булырга мөмкин, алар исә шашлыкны кыздырганда да үлми.
Нурия Дианова яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр янында саклана торган итне алмаска киңәш итә. Бу очракта иткә туфрак, споралар һәм бактерияләр күчүе ихтимал.
«Аннары диарея синдромы кебек билгеле симптоматика, ашкайнату процессы эшчәнлеге бозылу барлыкка килергә мөмкин», — ди ул.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев