Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Суд приставларының “права”ны, автомобильне, фатирны алырга хокуклары бармы?

Суд приставларының Әгерҗе бүлеге начальнигы Эльза АБЗАЛИЕВА шушы сорауларга җавап бирде

Бурычлылар белән эш ничек алып барыла, кайсы очракларда чит илгә чыгу чикләнә, суд приставлары “права”ны алырга хокуклымы? “Әгерҗе радиосы”нда туры эфир барышында суд приставларының Әгерҗе бүлеге начальнигы Эльза АБЗАЛИЕВА шушы һәм башка сорауларга җавап бирде.

Туры эфир барышында  радиотыңлаучылардан сораулар булмады. Әмма аңа кадәр суд приставлары эшчәнлегенә карата күп кенә сораулар кабул ителгән.

– Суд приставларының “права”ны, бурыч өчен автомобильне, фатирны алырга хокуклары бармы?

– Суд приставлары “права”ны ала алмый. Әмма алар бурычлыга транспорт чарасы белән идарә итүгә бирелгән хокукны туктата ала. Ул башкарма документлардагы таләпләр тулы күләмдә үтәлгәнче йә чикләүләрне бетерү өчен нигез барлыкка килгәнче гамәлдә булачак. Суд приставларының шулай ук бурычлының милкенә арест салырга, хәтта аны тартып алырга да хокукы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев