Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Техник күзәтү узуда нинди яңалыклар бар?

Игътибарыгызга алыгыз

–    Әгерҗедә аны техник күзәтү станциясендә узарга була. Элек техник күзәтүне алдан  язылмыйча да узып була иде. Хәзер 24640 телефоны буенча язылу мәҗбүри. Бу инспекторлар өчен дә, автохуҗалар өчен дә уңайлы. Бер техник чараны карауга бер сәгать вакыт тәгаенләнә. 

Техник күзәтү узганнан соң транспорт чарасының төзеклегенә кагылышлы диагностик карта төзелә. Аның мәгълүматлары бердәм базага кертелә. Игътибарлы булыгыз, хәзер арзанрак бәягә техник күзәтү узарга тәкъдим итүче шәхси оешмалар күп. Әгәр иминият полисын лицензиясе булмаган оешмада рәсмиләштергәнсез икән, сезнең даиагностик картагыз бердәм базага эләкмәячәк. Юл-транспорт һәлакәте булган очракта иминият компаниясе сезгә иминият акчасын түләүдән баш тартырга мөмкин. 

Тагын бер нечкәлек. Быел иминият полисыгыз инде рәсмиләштерелгән булса да, 1 октябрьгә кадәр сез барыбер техник күзәтүне кабат узарга тиеш. Бу, иң беренче чиратта, үз иминлегегез өчен кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев