Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Телефон суга төшсә нишләргә?

Телефон эшләп торса, сүндерегез

Телефон суга төшсә, берничә киңәш ярдәм итә. Бу турыда «Челнинские известия» Роскачествога сылтама белән яза.

Суга төшкән телефонны сүтеп, яхшылап киптерегез. Су кипсә дә, андагы юшкын металл өлешләрдә кала инде. Ә ул электр үткәрү сәләтенә ия. Моны булдырмас өчен, тиз арада сервиска мөрәҗәгать итегез. Әгәр сервиска бара алмасагыз, берничә киңәш:

Смартфонны судан алып, коры тукыма белән яхшылап сөртегез.
Телефон эшләп торса, сүндерегез.
Мөмкин булса, арткы панелен ачып, аккумуляторын алыгыз.
СИМ-картаны һәм хәтер картасын алыгыз.
Смартфонны сак кына селкегез – портлардан һәм оялардан су чыксын.
Сервиска барып булмаса, смартфонны коры урынга 48 сәгатькә куеп торыгыз.
Аннары телефонны кабызыгыз.
Телефон эшли башласа, бөтен белешмәнең резерв копиясен ясагыз.
Сервиска мөрәҗәгать итеп, эчке детальләрен тикшертегез.
 

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев