Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Тәрәзә пыялаларын ничек чистартырга?

Пыялаларда эзләр калмасын өчен аш серкәсе кулланып була

Тәрәзә пыялалары чиста булсын, ялтырап торсын өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Тәрәзәләрне җылы һәм болытлы көнне юарга кирәк. Кояш нурлары тәрәзәгә бәреп тормаган чакта юсаң, эзләр калмый.

Башта рамнарны һәм тәрәзә төпләрен чистартыгыз. Моның өчен суга савыт-саба юа торган сыеклык яки кер порошогы салыгыз.

Пыялаларны юар өчен яңа су алыгыз. Аңа сыек сабын салыгыз. Губка яки махсус швабра белән тәрәзә пыялаларыннан пычракны һәм күбекне чистартып бетерегез.

Тәрәзә бик пычрак булса, нашатырь спирты яки аш серкәсе кулланырга була. Нашатырь спирты пыяладагы никотин элпәсен дә чистарта. Моның өчен бер стакан суга 5 тамчы нашатырь спирты салып, эремә ясагыз.

Пыялаларда эзләр калмасын өчен аш серкәсе кулланып була. Бер литр суга берничә кашык аш серкәсе салыгыз. 

Нашатырь спирты да, аш серкәсе дә бик исле була, шуңа күрә эш беткәч бүлмәне яхшылап җилләтегез.

Тәрәзә юу өчен йомшак тукыма яки микрофибра кулланыгыз, кәгазь тастымал белән дә сөртеп була.

Чыганак: Интертат 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев