Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Туңдырылган җиләк-җимешләрне күпме саклап була?

Җиләкләрне шикәр комы белән болгатып туңдырырга була

Беренче 4 айда туңдырылган җиләк-җимешләр үзләренең файдалы үзлекләрен тулысынча саклый, ә аннары аларда витаминнар һәм антиоксидантлар күләме кими; тулаем алганда туңдырылган җиләк-җимешләрне 1 елдан да озаграк сакламаска кирәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Туңдыру өчен өлгергән, ләкин артык йомшармаган һәм таплары, күгәрекләре булмаган җимешләрне сайлагыз.

Кура җиләге, каен җиләге, бөрлегәнне җыйган көнне үк туңдырырга кирәк. Алма, груша, айваны 3 көнгә кадәр суыткычта тотарга була.

Күпчелек җиләк-җимешләрне туңдырыр алдыннан юалар. Мәсәлән, җиләк белән чияне салкын суда чайкарга, ә кура җиләген һәм бөрлегәнне салкын сулы савытка салырга, 5-10 секунд болгатырга һәм кәгазь сөлгегә салырга кирәк. Юганнан соң, һичшиксез, барлык җимешләрне киптерегез.

Чия, төче чия һәм сливаның төшләрен алырга кирәк, югыйсә җимешләрдә әчкелт тәм булачак. Эре җимешләрне – алма һәм грушаларны – 1,5-2 см калынлыктагы өлешләргә, персик һәм абрикосларны яртылаш кисәргә була. Өлгереп җиткән банан, манго яки хөрмәдән боламык ясарга мөмкин.

Җиләк-җимешләрне төрле ысуллар белән туңдырырга була. Мәсәлән, бөтен яки туралган җиләк-җимешне бер катлам итеп подноска тезәбез, аннары 2-3 сәгатькә туңдыргычка куябыз, соңыннан пакетларга тутырабыз.

Икенче ысул – җиләк-җимешләрдән боламык ясау, аннары боз формаларына агызу. Мондый ысул йомшак җиләк-җимешләр һәм кура җиләге өчен күбрәк туры килә.

Җиләкләрне шикәр комы белән болгатып туңдырырга була. Мәсәлән, 4 стакан җиләккә 1 стакан шикәр комы салына, аннары катнашманы болгатырга һәм банкаларга тутырырга кирәк.

Тагын бер вариант: җиләкле боз. Боз формасына җиләкләрне бөтен килеш куеп, өстенә сок салырга.

Туңдырылган җиләк-җимешләрнең саклану вакыты бар. Әйтик, беренче 4 ай дәвамында алардагы С витамины, полифеноллар һәм антиоксидантлар тулысынча саклана, ягъни составы буенча яңа өзеп алынган җиләк кебек була. Әмма 6 айга кадәр саклаганда, җимешләрдә С витамины күләме 23 процентка кадәр кими; антиоксидантларның 77-85 проценты саклана. Күкҗиләк белән кура җиләге генә искәрмә булып тора. Күкҗиләк файдалы матдәләренең 77 процентын, кура җиләге 63 процентын саклый, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев