"Гаиләсендә бәхетле кеше генә чын бәхетле".
Лев ТОЛСТОЙ.
Озак еллар финанс-бюджет бүлегендә җаваплы вазифалар башкарып олы хөрмәт яулаган, шушы көннәрдә тагын бер күркәм юбилеена килеп җиткән Дамира ханым ИОНОВА белән аның балачагы үткән туган нигезендә очраштык.
Ишегалды яшел үлән, күз явын алырдай чәчәкләр, әтисе Мәсгуть ага утырткан алмагач быел да...
"Гаиләсендә бәхетле кеше генә чын бәхетле".
Лев ТОЛСТОЙ.
Озак еллар финанс-бюджет бүлегендә җаваплы вазифалар башкарып олы хөрмәт яулаган, шушы көннәрдә тагын бер күркәм юбилеена килеп җиткән Дамира ханым ИОНОВА белән аның балачагы үткән туган нигезендә очраштык.
Ишегалды яшел үлән, күз явын алырдай чәчәкләр, әтисе Мәсгуть ага утырткан алмагач быел да җимешләреннән сыгылып тора. Бакчада да җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгереп килә. Һәркайда - пөхтәлек-тәртип. Болар барысы да күңелгә рәхәтлек, ял бирә.
- Сеңлем Җәмилә һәм минем гаиләм, каладан кайткан оныкларыбыз өчен курорт-санаторий менә шушында инде. Туып-үскән йортыбызны нәкъ әтиебез исән чактагы кебек итеп тотарга тырышабыз. Вафатына дүрт ел узса да без - өч бертуган кыз гына түгел, ирләребез дә аны бик сагыналар. Уллары кебек күрә иде әти аларны. Кем әйтмешли, Алла бәндәсе иде ул. Капкадан килеп керү белән әле дә кочаклап каршы алыр да тизрәк чәй куярга ашыгыр кебек. Гомер үткән саен ныграк сагынам,- дип әңгәмәне әнә шулай әтисеннән башлады Дамира ханым.
- Өч кызын да, әнкәйне дә ничек кадерләп, авыр эштән саклап яшәвенә бер генә мисал. Көзен көннәр салкынайта башлау белән ул безгә суык тиюдән куркып, беркайчан да баскыч төбен, тыштагы бәдрәф идәнен юдырмады. Кулыбыздагы мунчаланы алыр иде дә, ышкый-ышкый сап-сары итеп үзе юып куя иде. Икенче мисал: студент чакта мине беренче тапкыр ресторанга алып баручы да әтием булды. Ул Казанга командировкага килгәч, ресторанда мине тәмле ризыклар белән сыйлый иде.
- Сез, мөгаен, булачак ирегезнең дә әтиегез кебек булуын теләгәнсездер?
- Әлбәттә. Әтием "иң мөһиме, кыз баланың ирдән бәхете булсын. Кулыңда әллә нинди кызыл диплом, эшеңдә зур дәрәҗәләр булса да, ирдән уңмасаң хатын-кыз бәхете юк инде ул", дия торган иде. Әти әнине дә, безне дә бик бәхетле итте. Мин аның әнигә авыр сүз әйткәнен, тавышын күтәргәнен хәтерләмим. Гомумән, әти белән әнинең безнең алда ямьсез сүзләр белән талашканы булмады.
- Ә Сез бәхетле хатынмы?
- Бик бәхетле. Ике оныгымның дәү әнисе булсам да, мин үзем дә бала әле. Чөнки 89 яшьлек әнием исән-сау. Аны бик кадер-хөрмәттә яшәтүче сеңлебез Нурия белән киявебез Фердинантка рәхмәт. Янымда 30 елдан артык бер җан булып, мине әтием кебек кадерләп, саклап яшәүче, әниемне, туганнарымны бик хөрмәт итүче ирем бар (автордан: ире - табиб-хирург Петр Васильевич). Әтисе һөнәрен сайлап, Ижауда хирург булып эшләүче улыбыз Дима белән киленебез Ләйсән, нәни оныкларыбыз Антон белән Тимур безнең өчен өзелеп торалар. Бик тә туган җанлы сеңлеләрем Җәмилә белән Нурия дә Әгерҗедә. Иң кадерле кешеләремнең янәшәмдә исән-сау булуы бәхет түгелмени?! Их, әти дә исән булса...
- Сезнең нинди матур гаилә традицияләре бар?
- Атнага бер тапкыр улыбыз гаиләсе белән көндезге ашка җыелып, гөрләшеп утыру күңелемә зур ял бирә. Якшәмбе мин тәмле ризыклар пешереп аларны кунакка дәшәм. Әгерҗедә эшләп киткән табиблар Эрик-Лида Токпановлар белән дуслыгыбыз әле дә дәвам итә. Алар хәзер җәен Яганда яшиләр, атнага берничә тапкыр очрашып, бергә ял итәргә яратабыз. Иремнең әти-әнисе вафат булса да, ел саен аның туган ягы Тамбовка кайтып, туганнарының хәлен белү, зиратка бару - элек-электән килгән гаилә традициясе.
Аннан соң без үскәндә әти эштән кайтмый табынга утыру гадәте юк иде. Мин үзем дә Петя эштән кайтмыйча ялгызым ашамыйм.
- Сезнеңчә ир хатыны нинди булырга тиеш?
- Хатын-кызга бик тә авыр бурыч йөкләнгән. Хезмәтеннән тыш, ул - ир хатыны, хуҗабикә һәм әни. Моңа беркайда да өйрәтмиләр. Яши-яши, сынаулар аша тормыш үзе өйрәтә. Иремне эштән һәрчак елмаеп каршы алам, кәефенең ничек икәнен күз карашыннан ук аңлыйм. Юк-бар сораулар биреп бимазаламыйм. Кайчак әйтәсе килгән сүзләрне дә теш кысып әйтми калам. Ләкин соңрак, җаен туры китереп барыбер үз фикеремне әйтәм. Яшь хатыннарга шуны әйтәм, теләсә нинди катлаулы хәлләрдә дә сабыр булырга, тормыш иткән апа-әбиләрнең алтынга тиң зирәк киңәшләренә колак салырга тырышыгыз. Иргә балалар, туганнар каршында ямьсез сүзләр әйтеп, аны кимсетеп гаиләдә татулык урнаштыра алмассыз. Кыскасы, хатыннарга бу тормышта бик зирәк хатын да, актриса да, психолог та, педагог та, тагын әллә кемнәр булырга туры килә. Менә шул рольләрне оста башкару зур тырышлык, түземлек сорый.
- Лаеклы ялга чыгуыгызга да ун ел узып киткән. Күпләр пенсиягә чыккач коллективта оныталар дип зарланалар. Белүемчә, Сез әле дә финанс-бюджет палатасындагы хезмәттәшләрегез белән аралашып, бик дус яшисез.
- Бу яктан да бик бәхетле мин. Безнең кебек дус, бердәм коллектив тагын бармы икән ул?! Җитәкчебез Альфред Бадахшин пенсионерларга бик игътибарлы, кайгыртучан, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә дә иң беренче булып ул котлый. Бергә эшләгән Адилә, Раилә, Минзифа, Роза, Әлфия, Рәсимә һәм башкалар белән әле дә бертугандай гел аралашып яшибез, шатлыкта да, кайгы килгәндә дә гел бергә без. Бу юбилеема да җыелып килеп, иң матур сүзләрен җиткерделәр. Лаеклы ялга чыккан һәркемгә дә менә шундый җылы мөнәсәбәт насыйп булсын иде.
ххх
Зирәк акыллы, кешеләргә бик тә ярдәмчел, эчкерсез, әле дә яшь чактагы чибәрлеген, мөлаемлыгын югалтмаган бу ханымның гомер китабы, әнә шулай, сәгадәтле сәгатьләрне терки-терки языла да языла. Матур сәхифәләргә бай тормыш китабы тиз генә ябылмасын, биттән-биткә якыннарының мәхәббәте белән сугарылып дәвам итсен әле.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Нет комментариев