Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгәр сөйгәнеңнең кәефе булмаса...

Гашыйклар көне уңаеннан "Әгәр сөйгәнегезнең кәефе булмаса, сез нишлисез?" дигән сораштыру уздырдык. Әйдәгез, җавапларга күз салыйк: Илшат Гайнетдинов - спорт һәм туризм бүлеге начальнигы: "Хатынымның кәефсез чагын хәтерләмим. Гаиләдә җылы атмосфераны, гадәттә, хатын-кыз тудыра бит. Шуңа күрә аның кәефе һәрчак яхшы булырга тиеш. Ә хатыннарыбызның кәефе күтәренке булу ир-аттан тора...

Гашыйклар көне уңаеннан "Әгәр сөйгәнегезнең кәефе булмаса, сез нишлисез?" дигән сораштыру уздырдык. Әйдәгез, җавапларга күз салыйк:

Илшат Гайнетдинов - спорт һәм туризм бүлеге начальнигы: "Хатынымның кәефсез чагын хәтерләмим. Гаиләдә җылы атмосфераны, гадәттә, хатын-кыз тудыра бит. Шуңа күрә аның кәефе һәрчак яхшы булырга тиеш. Ә хатыннарыбызның кәефе күтәренке булу ир-аттан тора дип саныйм".

Галина Заитова - мәгариф ветераны: "Иремнең күңелсезләнеп утырырга вакыты да юк, ахры. Кыш җитте исә, чаңгысын ала да урман буйларын әйләнеп кайта. Ишегалдында кар көри, абзарда маллар тирәсендә кайнаша. Ләкин шулай да кичләрен кайчакта уфтанып ала. Нигә дисезме? Ул бит 40 елдан артык Сарсак-Омга мәктәбендә физкультура укытты. Ул елларда укучылары чаңгы, җиңел атлетика, баскетбол, волейбол ярышларында гел яхшы урыннар алып килделәр. Мәктәптә укучылар да күп иде. Бик күпләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләгән педагог ул Леонид Федорович. Менә шуңа хәзер дә мәктәптә укучыларның аз булуына, ярышларда әллә ни булдыра алмауларына бик тә эче поша. Пенсиягә чыкса да, һаман күңеле белән - мәктәптә. "Нигә борчыласың син? Без бит - хәзер пенсионерлар. Балаларыбызның, оныкларыбызның уңышларына сөенеп, тыныч кына яшик, нервыларыңны сакла", димен. Ничек тә сүзне мәктәп темасыннан икенче нәрсәгә борырга тырышсам да, бераздан барыбер мәктәпкә килеп чыга сүзе... Мәктәп, спорт канына сеңгән инде аның".

Павел Лукшин - юрист: "Хатынымның кәефе юклыгын шунда ук сизеп алам һәм төрле юллар - ягымлы сүз белән, ә кайчакта кичке ашын үзем әзерләп, кәефен күтәрергә тырышам. Еш кына кәефенең нидән кырылуы белән кызыксынып, барысын да уртага салып сөйләшкәч тә аңа җиңел булып китә. Гаиләдә хатыннарның кәефе күтәренке булганда гына өй эче балкып тора кебек миңа. Йә, әйтегез, ирләр, хатын елмаеп, тәмле ашлар пешереп каршы алса, бөтен проблемалар, ару-талулар онытыла бит".

Лилия ТАҖИЕВА - хисапчы: "Андый очракларда, гадәттә, беренче булып мин эндәшәм, чөнки сөйләшмичә озак тора алмыйм. Елмаеп сүз башлауга, сөеклемнең бөтен ачуы эреп юкка чыккандай була".

Рәзилә ХӘМИДУЛЛИНА - шәфкать туташы: "Мин берни дә эшләмим. Кәефсезләнүенең сәбәбен ачыкларга тырышмыйм да. Үзе әйтмәсә, мин дә артык сораштырмыйм. Бераздан күңелсезлек үзеннән-үзе юкка чыга".

Гөлназ ЯГЪФӘРОВА - балалар бакчасы мөдире: "Ачулы чагында иремә, елмаеп: "Ий, матурым, без дөньяда кунак кына бит, шул вакытыбызны да бер-беребезгә үпкә саклап уздырмыйк", - дип әйтү дә җитә".

Гөлнара ЛАТЫЙПОВА - хуҗабикә: "Ирем, гадәттә, тамагы ач чакта ачулы була. "Ир-атның йөрәгенә юл ашказаны аша ята" дигәнне истә тотып, ул эштән кайтуга тәмле ризыклар пешерәм, матур итеп табын әзерлим һәм елмаеп каршы алам".

Раил - тимерьюлчы: "Мин үзем бик тыныч холыклы. Ә хатыным - "ут" инде. Ул миңа кычкырганда да дәшмим, аңа игътибар итмәгән кебек үз эшемне дәвам итәм. Каршы эндәшүче булмагач, бераздан "сүнә" ул. Ул кычкыра дип мин дә тавыш күтәрсәм, сугыш белән тәмамланырга мөмкин бит. Гаиләдә, әнә шулай, берең тыныч булырга тиеш дип саныйм. Икең дә кызу холыклы булу юньлегә китерми, әлбәттә".

Дамира - хуҗабикә: "Ирем җаваплы урында эшләсә дә, өйгә беркайчан да кәефсез кайткан чагын хәтерләмим. Эштәге проблемаларын сиздермәскә тырыша ул. Мин үзем дә иремнең хезмәтенең тынгысызлыгын аңлап, аны һәрвакыт елмаеп каршы алам, тәмле ризыклар әзерлим. Хәзер үзем лаеклы ялда булгач, иремне көйләргә вакытым да күп. Аңа булган шундый җылы карашыма ул да шулай җавап биргәч, безнең гаиләдә тавыш-гауга чыкмый, озак вакытка үпкәләшеп йөрүләр дә булмый. Ирем әле дә миңа җылы, матур, иркәләү сүзләрен кызганмый. Алтмышка җиткәндә дә Изге Вәли көнендә ел саен мине бүләге белән сөендерә. Ир-ат бала кебек бит ул, хатын-кыз аны көйли белгәндә гаиләдә һәрчак иминлек була".

Лариса Шәрәфиева - сатучы: "Ирем Әнвәрнең кәефсез чагы булса, минем аңа "җаным" дип әйткән бер сүзем җитә. Шунда ук авызы ерыла, проблемалары онытыла аның".

Лениза Әхмәтҗанова - укытучы: "Сөеклемнең кәефсез икәнен сизеп алсам, икенче бүлмәгә кереп китәм. Азрак вакыт узгач, тынычланып, май кояшы кебек балкып үзе килеп керә ул".

Руслан Хуҗәхмәтов - тимерьюлчы: "Укытучы хатынымның эштән кәефсез кайткан чаклары да булгалый. Ә өйдә без аны үртәмәскә тырышабыз. Шулай да кәефе гел күтәренке булсын өчен мин хатыныма еш кына аны "эреттерә" "Рафаэлло" кәнфитләре бүләк итәм".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев