Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Әгерҗедә Наилә–Рәзиф Харисовларлар - туганлыкны саклап, кадерен белеп яшәүнең матур үрнәге

Адәм баласына ни җитми

Бу сорауга мин, һич тә икеләнмичә, “туганлык җепләрен саклап, аралашып яшәү җитми”, дияр идем. “Балага туганнарның фотоларын гына күрсәтеп, туганлыкны саклап булмый. Сабый кечкенә чактан ук алар белән аралашып, йөрешеп яшәгәндә, шатлыкта да, кайгыда да бергә, бердәм булганда гына туган җанлы булып үсә. Әти-әнидән кала һәркем өчен туганнар иң якыны булырга тиеш”.

Мөхтәрәм язучыбыз Туфан ага Миңнуллинның телевизордан бер әңгәмә вакытында әйткән бу сүзләре хәтергә аеруча сеңеп калган иде. Әмма... туганнар белән ерагая бара арабыз. Тормыш мәшәкатьле, вакыт җитми, соңрак дибез, сирәк күрешәбез. Ә телефон тотып йә телевизор каршында сәгатьләр буе утырырга вакыт бар... Хәтта якын туганының байлыгыннан көнләшүчеләр, үзеннән түбәнрәк тормышта яшәүче туганына кимсетеп караучылар, бер ана балалары арасында еллар буе аралашмаучылар күпме... Әти-әни вафатыннан соң туган нигездә калган малны бүлә алмый талашу, кан дошманга әйләнү, судка кадәр барып җитү, урын өстендә ятканда хәл белмәү, хәтта соңгы юлга озатырга килмәү очракларын да күргән бар. Сизәсезме, туганнар аралашуы кайгы-хәсрәт килгәндә, якыныңны мәңгелеккә озатканда, аның кырыгы, елында искә алу очрашуларына гына кайтып кала бит, җәмәгать. Туганлык җепләре өзелә бару – милләт фаҗигасенә әйләнеп бармыймы? Нишләдек без, туганнар... Юкка гына әни-әбиләребез: “Без яшь чакта атка утырып йә җәяүләп күрше авылга туганыбызның хәлен белергә, өй юарга, бәрәңге алышырга, каз өмәсенә, мал суярга бара идек. Хәзер капка төбе саен машина торса да туганнарның хәлен белергә барулар сирәк шул”, – дип уфтанмыйлар. 

Туганлыкны саклап, аны балаларга, оныкларга тапшыруда, минемчә, гаиләдә хатын-кыз иң зур роль уйнарга тиеш. Бу өч көнлек дөньяда тамырларыңны белеп, туганнарны барлап-җыеп, бердәм, дус яшәүләргә ни җитә?! Әгерҗедә Наилә–Рәзиф Харисовларлар  гаиләсе һәм аларның зур нәселе – әнә шулай, туганлыкны саклап, кадерен белеп яшәүнең матур үрнәге.

–    Бу ишле гаиләгә мин килен булып төшкәндә Рәзифнең дүрт сеңлесе бар иде. Мин тугызынчы кеше булдым. Әллә барыбыз да Актаныш ягыннан булганга, әллә шундый җылы, үзләренеке кебек якын кабул иткәнгә, миңа бу гаиләдә беренче көннәрдән үк бер дә читен булмады. Уй-фикерләребез дә, гамәлләребез дә тәңгәл килде. Олы йөрәкле, киң күңелле каенанам мине бишенче кызы итеп кабул итте. Шушы зур гаиләдә бер ел яшәдек. Иремнең сеңелләре белән бик тиз уртак тел таптык, сердәшкә әйләндек. Өй эшләрендә бер-беребезгә салынып ятмадык. Кем нәрсәгә җитешә, шуны эшләде. Гаиләдә кызлар күп булгач, хәтта миңа эш кимрәк тә эләгә иде әле. Рәзиф абыйларының сүзе – аларга хәзер дә закон. Абыйлары өчен әле дә өзелеп, “абзыкай” дип кенә торалар кызлар. Киңәш-табыш кирәк булса да иң беренче абыйларына мөрәҗәгать итәләр. Иремнең сеңлеләре – барысы да аш-суга оста. Мин алардан күп нәрсәгә өйрәндем, –  дип сөенә Наилә ханым Харисова.

– Безнең әнкәй бик зирәк акыллы булды. Абзыкаебыз өйләнгәч тә һәрвакыт “Наилә апагыз берәү генә. Ул сезгә бертуган апагыз кебек булырга тиеш”, дип кабатлый иде. Чыннан да, шулай булды, – ди Харисовлар нәселенең төпчеге Диләрә Маликова. – Нәселебез бик зур хәзер. Бөтен бәйрәмнәр, туган көннәр, бәби ашларында гына түгел, гадәти көннәрдә дә хәл белешергә йөрешәбез, зур эшләрне дә күмәкләп башкарабыз. Кем әйтмешли, ярдәм сорап бер сызгыру җитә. Әле түбә яңартырга җыена идек. Абзыкаебызның улы Айзат, иң беренче булып, “тәти апа, бригада “ух!” хәзер килеп җитә!” дип аваз бирде. Биш туганыбызның да балалары без – кыз туганнарга исем белән түгел, якын итеп Равилә апабызга – “чибәр апа”, Гөлфинә апага – “бал апа”, Зифинә апага – “алма апа”, миңа – “тәтәй апа” дип дәшәләр. Абзыкаебызның кызы Айгөл чит илдә яшәгәч, аның гаиләсе белән туган якка кунакка кайтуы бөтен нәселебез өчен зур бәйрәмгә әйләнә. Безнең нәселдә бер-беребездән көнләшүнең әсәре дә юк. Һәрберебезнең уңышларына сөенеп, борчу килсә уртаклашып, җылы сүзебез белән булса да күңелләрне эретергә тырышабыз. Бездә туганнарны синеке, минекенә бүлү юк. Наилә апабызның Ижаудагы туганнары белән очрашканда сөйләшеп сүзебез  бетми. Телефонда ватсапта безнең “сөтле чәй”, балаларыбызның “катык” төркемнәре бар. Бездән күреп балаларыбыз, оныкларыбыз да аралашып, яшьләрчә очрашулар оештырып, туганлык җепләрен саклап яшиләр. Менә шулай туганнар белән дус яшәү – үзе зур бәхет бит ул.

Бу туганнарның сөйләгәннәрен сокланып тыңладым. Безнең татар иң авыр ачлык, сугыш елларында да туганын ташламаган, ярдәм итеп яшәгән. Әйе, тормышта адәм баласы хаталардан хали түгел. Туганнар арасында да аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Әмма бу бер ата-ана балалары өчен гомер буе кан дошман булып яшәү, туганлык  җебен кылт итеп өзү өчен сәбәп түгел бит. “Таш белән атканга аш белән ат” дигәнне истә тотып, соңга калмыйча, туганнар арасындагы җылы учакны сүндерми саклыйсы иде. Гаиләдә туган җанлылыкны саклауда сез – башлап йөрүчеләр, хөрмәтле хатын-кызлар. Бу кыска гына гомерләрдә Харисовлар нәселе кебек менә шулай яши алсак иде...  

Автор: Рәмзия Сабирова
Фото Харисовларның гаилә архивыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев