Хатын-кыз депутатлар күпбалалы педагог гаиләләренә планшетлар бүләк итте
Балалар белән һәм балалар өчен
Татарстанда “Мәрхәмәт–Милосердие” берлеге тәкъдиме белән башланган “Яхшылык кыл” игелек акциясенең чираттагы этабы үтте. Бу юлы хатын-кыз депутатлар күпбалалы педагог гаиләләренә планшетлар бүләк иттеләр. Алар арасында Бимадан ЮЗЫКАЕВлар гаиләсе дә бар.
Лариса Зиновьевна укытучы буларак 32нче уку елын башлап җибәргән инде. Ул мәктәптә география фәнен укыта, 17 ел – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары. Станислав Алексеевич агрофирмада механик булып эшли.
Икесе дә Бимада туып-үскәннәр, кем әйтмешли, кендекләре туган җиргә береккән. Икесе дә ишле гаиләдән, шуңа күрә бердәм команда булып эшләүнең ни икәнлеген яхшы беләләр. Икесе дә гаиләдә өлкәннәре: Лариса – җиде балалы, Станислав – алты балалы гаиләдә зурысы. Димәк, өлкән бала буларак әти-әни назын да җитәрлек татыганнар, җаваплылыкны да күп тойганнар.
– Үзебезнең биш балабыз булыр дип уйламадык та. Шулай килеп чыкты инде, – дип елмая Лариса. – Зурлары мәктәп тәмамлаган елны йорт салып бетердек. Иремә “шундый зур йортта икәү качышлы уйнарбыз микәнни?” дидем.
Менә шуннан бер бала алып кайтырга уйлыйлар. Аннан – тагын берне. Василий җиденче сыйныфта укый инде, Софья дүртенчегә күчкән.
Өлкән һәм иң төпчек бала арасындагы аерма – унөч ел. Аерма зур, заманы да икенче кебек. Әмма Юзыкаевлар гаиләсендә балаларга тәрбия бирү кагыйдәләрен берни дә үзгәртә алмый. Иң беренче урында, әлбәттә, хезмәт тәрбиясе, диләр алар.
– Без гомер буе күп итеп терлек асрыйбыз, – дип дәвам итә Лариса Зиновьевна. – Һәр эшне балалар белән бергә башкарабыз. Безнең махсус техникабыз юк, печәнне дә кул белән җыябыз. 33 сутыйда бәрәңге утыртабыз.
Гаилә традицияләренә килгәндә, бәйрәмнәргә артык вакыт калмый, диләр. Ә менә көтү чираты җитсә, барысы бергәләп чыгалар. Табигать кочагында чын бәйрәм ясыйлар. Зурлар кайтса, аеруча сөенәләр.
Алар барысы да тормышта үз юлларын тапканнар. Светлана Ижау рестораннарының берсендә администратор булып эшли. Ирина Лаеш районында мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә хезмәт куя. Александр – Казанда төзелеш компаниясендә. Җай чыгу белән туган йортларына ашыгалар. Анда аларны әти-әниләренең җылы кочагы, эне-сеңелләренең ихлас шатлануы көтә.
Гаиләдә барысы да яхшы, шуңа Лариса Зиновьевна эшкә дә тыныч күңел белән йөри. Кайчак аның булдыклылыгына гаҗәпләнеп тә куясың. Мәктәптә тәрбия эшен алып бару җиңел түгел. Бима мәктәбе укучыларның сәламәтлеген саклау юнәлешендә дә эшли, Россия укучылары хәрәкәтендә дә катнаша, туган як тарихын өйрәнү буенча да эш алып бара. Әле дә хәтердә: мәктәпкә һава разведчигы Василий Шамеев исеме бирелгәндә Лариса Зиновьевна аның полкташлары белән шәхсән элемтәгә керүе турында сөйләгән иде. Авылның Хәтер китабын булдыруда да аның өлеше зур.
Озын сүзнең кыскасы, ул кылган игелекле эшләрне санап кына бетерерлек түгел. Шул ук вакытта үз балаларың белән дә аралашырга өлгерергә кирәк. Узган ел аларның гаиләсе экология буенча “ЭкоЯз” республика бәйгесендә призер булды. Казанга күпбалалы гаиләләрне зурлау тантанасында катнаштылар. Республиканың күренекле урыннары буйлап сәяхәт итәргә, музей, китапханә, мәдәният учреждениеләрендә булырга да өлгерәләр.
Бу гаиләдә барысы да балалар белән бергә һәм балалар өчен эшләнә.
– Әти-әни икесе дә – бик таләпчән. Безне бервакытта да яраткан һәм яратмаганнарга аермадылар. Һәркайсыбыз ата-ана назын тоеп үстек. Катлаулы 90нчы елларда алар көне-төне эштә булдылар. Шул рәвешле, бөтен нәрсәбез дә булсын дип тырыштылар. Безнең бертуганнар арасындагы мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Кайчан да булса талашкан вакытларны хәтерләмибез. Әлбәттә, кечкенәләребезне инде без дә иркәлибез. Шунсыз булмый....
Бернигә карамасан, бу балалар җәмгыятькә лаеклы булып үсәчәкләр. Чөнки Юзыкаевлар гаиләсендә һәр нәрсәдә яхшылык күрергә һәм һәркемгә хөрмәт белән карарга өйрәнгәннәр.
Ххх
Күпбалалы педагогларны район хакимиятендә бүләкләделәр. Планшетларны биш гаиләгә тапшырдылар. Менә алар: Лариса Юзыкаева (Бима), Елена Гельмянова (Кырынды мәктәп-бакчасы), Диана Вәлиева һәм Лилия Хуҗахмәтова (4нче балалар бакчасы), Раушания Маликова (Тирсә балалар бакчасы). Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова педагогларга сабырлыклары, кыюлыклары өчен тирән рәхмәтен җиткерде.
Фото Юзыкаевларның гаилә архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев