Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

"Татмедиа" агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова Әгерҗедә дәрес бирде

Эльвира Фәнисовна укучыларга киңәшләрен җиткерде

Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе белән республика мәктәпләрендә Сан дәресләре уза.

Аның чираттагысы 1нче шәһәр гимназиясендә 9-11 сыйныф укучылары өчен “Интернеттагы куркынычсызлык” темасы буенча үткәрелде һәм аны  "ТАТМЕДИА" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары, якташыбыз Эльвира Әхмәтова алып барды.

Дәрес “массакүләм матбугат чаралары социаль челтәрләрдән нәрсәсе белән аерыла” дигән сорауга җавап эзләүдән башланды.

–    Татарстан – Россиядә иң күп укучы төбәкләрнең берсе. Бүгенге көндә бездә 725 массакүләм матбугат чарасы эшли. Болар – басма һәм электрон матбугат чаралары, радио-телеканаллар һәм башкалар. Аларның һәркайсы рәсми теркәлү узган. Сезнең районда нәшер ителүче “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасы да – шундый рәсми басма, –  дип таныштырды Эльвира Фәнис кызы. – Рәсми аккаунтлар саны – 470, шуларның 400е – социаль челтәрләрдәге профильләр, 70е – мессенджерлардагы каналлар.

Ул укучыларның ничә аккаунты барлыгы белән дә кызыксынды. Күпчелек “өч аккаунттан артыграк” дип җавап бирде.

–    Хәзерге заман кешесе үзен интернеттан башка күз алдына да китерә алмый. Әмма интернет ул – үзеңә кирәкле мәгълүматны алу, музыка тыңлау, уйнау урыны гына түгел. Ул куркыныч тудыру чыганагына да әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә бүген без сезнең белән интернет киңлекләрендә үзеңне ничек тотарга кирәклеге, анда нинди хәвеф-хәтәр сагалап торырга мөмкин булуы кебек темаларга фикер алышырбыз, – дип дәвам итте.

Социаль челтәрләрдә беренче тапкыр үз битен булдыручы кеше аны саклау өчен ышанычлы логин һәм пароль уйлап  табарга тиеш. Үзеңнең шәхси мәгълүматларыңны беркемгә дә әйтергә ярамый. Челтәрдә таныш булмаган кешеләр белән аралашканда сак булу мөһим. Алар үзләре таныштырган кеше булып чыкмаска мөмкин. Компьютерны саклау өчен антивирусниклар кулланырга, бары тик лицензияләнгән программалардан гына файдаланырга кирәк.

Укучыларны интернетта нинди куркыныч сагалавы ихтимал соң? Алар  күптөрле. Иң киң таралганнарының берсе – кибербуллинг, безнеңчә итеп әйтсәк, каныгу.
–    Сезгә каныгучы теләсә кем булуы мөмкин. Әмма шуны онытмагыз: ничек кенә булмасын, җавап бирмәскә кирәк. Әгәр бу каныгуны үзегез генә чикли алмыйсыз икән, проблеманы әти-әниләрегез, зурлар ярдәмендә чишә аласыз, – дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга. 

Интернетта шулай ук ялган сайтларга керү, зурлар өчен булган язмаларга юлыгу, түләүле сервислар, очраклы сатып алулар кебек куркынычлар да җитәрлек.
–    Димәк, интернет киңлекләрендә бик игътибарлы булу сорала. Сез – югары сыйныф укучылары. Димәк, бик тиздән һөнәрле булып, үз юлыгыздан китәр чак та җитәр. Хәзер эшкә урнашкан вакытта резюме белән бергә кешенең үзен социаль челтәрләрдә ничек тотуына да бәя бирелә. Үзегез турында начар фикер тудырмас өчен, интернетта да этика, ягъни билгеле кагыйдәләрен үтәү кирәк, – кебек киңәшләрен җиткерде Эльвира Фәнисовна укучыларга.

Башка дәресләрдә кебек үк укучыларга өй эше дә бирелде: Интернетта дөрес аралашу буенча өч кыска кагыйдә уйлап табарга.

Мондый Сан дәресләре алга таба да дәвам итәчәк. Аларны һәр айның соңгы сишәмбесендә төрле темаларга оештыру планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев