Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

7нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Кузнецова “Ел тәрбиячесе–2020” республика бәйгесендә лауреат булды

Иң мөһиме – балаларны ярату

Әгерҗенең 7нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Кузнецова “Ел тәрбиячесе–2020” республика бәйгесендә лауреат булды һәм аңа 20 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Ольга тумышы белән Удмуртиянең Якшур-Бодья районыннан. Әнисе дә гомере буе тәрбияче булып эшләгән.

– Әни белән бергә мин дә бакчага йөри идем. Укыганда практиканы да шунда уздым, – ди Ольга. 

Нәкъ менә шул чакта ук аның күңеленә “балалар белән эшләү – минем тормыш рәвешем” дигән уй кереп оялый һәм әле дә озата бара.

2012 елдан бирле аның хезмәт юлы Әгерҗенең 7нче балалар бакчасы белән бәйле.

– Эшкә көн саен ашкынып барам. Балаларыма булган ихлас ярату, хезмәттәшләремә карата тирән хөрмәт шулай канатландыра торгандыр,– ди ул.

Узган ел ел 9нчы балалар бакчасында узган “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә җиңү яулаганнан соң Ольга Васильвнага район данын Чаллыда зона ярышларында яклау бурычы йөкләнә. Анда Менделеев, Тукай, Чаллы кебек шәһәр-районнардан катнашкан 15 педагог арасыннан нибары икесен (шуның берсе – Ольга Кузнецова) Казанда узачак бәйгегә сайлыйлар.

Беренче көнне педагоглар мастер-класс күрсәтәләр. Ольга дәрәҗәле жюри карамагына балалар бакчаларында эшләү өчен үзе төзегән “Һөнәрләр дөньясында” дип аталган эшләнмәне тәкъдим итә. Аның дистәләгән һөнәр ияләрен күзалларга мөмкинлек бирүче универсаль кулланмасы жюри әгъзалары күңеленә хуш килә.

– Без үзебезнең алга “беренче унлыкка эләгергә!” дигән бурыч куйган идек, шулай килеп чыкты да, – ди хезмәттәшенә теләктәшлек күрсәтү өчен аның белән бергә Казанга барган 7нче бакча мөдире Лилия Яппарова.

Беренче көн нәтиҗәсе буенча Ольга Кузнецова республикабызның иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү педагогы унлыгына керә.

Икенче көнне шул ук авторлык эшләнмәсе буенча әзерләгән “Минем уңышлы проект” доклад-презентациясе күрсәтелә. Бәйгечеләр шушы көннәрдә ТР мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгән Илсур Һадиуллин белән берлектә узган түгәрәк өстәлдә дә катнашалар.

Бу көннең нәтиҗәсе тагын да куанычлырак: беренче унлыкка кергән педагоглар арасыннан өч лауреат сайлап алына һәм аның берсе – Ольга Кузнецова. Аңа Диплом һәм 20 мең сумлык сертификат тапшырыла.

– Бу минем генә җиңүем түгел. Туган коллективка, район мәгариф идарәсе белгечләренә рәхмәт, – ди Ольга.

Әлеге бәйге артында күпме йокысыз төннәр ятуын педагог үзе генә беләдер. Шунысы бәхәссез: мондый җиңүләр очраклы гына бирелми. Беренчедән, максатчан эшләү кирәк. Икенчедән, белгәнеңне башкаларга күрсәтү өчен рухи көч, иҗадилык, тырышлык, үҗәтлек һәм тагын башка бик күп сыйфатларга ия булу мөһим. Балалар бакчасы тәрбиячесенә хас булырга тиешле тагын бер сыйфат – балаларны ярату. Анысы Ольга кебек үз эшенә ихлас бирелгән педагогларны яңа җиңүләргә рухландыручы төп көчтер, мөгаен.

Фото О.Кузнецованың гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев