Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Әгерҗе районы юл төзүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке кәефтә каршы алалар

Гармуннан башка булмый, – дип елмая ул

“Брус” юл төзү предприятиесе шоферы Мөнәвир ГАТАУЛЛИН көн саен иртәнге сәгать биштән – аягөсте, ә алтыдан – руль артында. “Ялкауланырга вакытыбыз юк”, – дип шаярта ул. 

Чыннан да, әлеге тармак хезмәткәрләренең эше җитәрлек. Юл төзү өчен чимал әзерләргә, яңа юллар салырга, искеләрен ремонтларга кирәк. Быел аларга ишегалды территорияләрен төзекләндерү дә йөкләнде. Әлеге предприятиенең иң тәҗрибәле шоферларының берсе буларак, Мөнәвир Искәндәр улы да бөтен җиргә дә җитешә. 
Көчек егете шофер һөнәрен Кукмара автомәктәбендә үзләштерә. Армиядә тәҗрибә туплый. ГАЗ-66 машинасы белән идарә иткән  яшь егетне хезмәттәшләре дә хөрмәт итә, командирлары да мактый.
Армиядән соң туган колхозында уңышлы эшләвен дәвам итә ул. ГАЗ, ЗИЛ, КамАЗ машиналарында эшли. Эшләгән саен тәҗрибәсе дә арта. 2003 елда юл хуҗалыгына килә. Тормыш артерияләре – юллар төзелешендә эшләвенә дә 18 ел булган инде. 
Юл төзүчеләр эшендә барлык кагыйдәләр төгәл үтәлергә тиеш. Чөнки бу хәрәкәт итүнең уңайлылыгы гына түгел, ә юлчыларның иминлеге дә бит. Әгерҗе юлларының торышы һәм райондашларның фикерләренә караганда, “Брус” предприятиесе юл төзүчеләре, шул исәптән Мөнәвир Гатауллин да үз вазифларына җитди карыйлар. 
–    Мөнәвирне мин күптәннән беләм,  –  ди участок начальнигы Минсәет Мәһәдиев. – Ул предприятиегә миннән бераз гына соңрак килгән иде. Зур хәрефтән язылырга лаеклы бик тә тәҗрибәле машина йөртүче ул. Эшенә җаваплы карый. Кирәк икән, көн дә, төн дә дип тормый, эшкә ашыга. Озын сүзнең кыскасы, беркайчан да сыната торган түгел. 
Әлбәттә, хезмәт биографиясе җиңел генә язылмый, төрле авырлыклар аша да узарга туры килә. Әйтик, 2008-2010 елларда Амурда юллар төзегәндә Ерак Көнчыгышның авыр һава шартларында эшлиләр. 7-8 айлап гаиләләрен күрмичә, туган йорттан еракта булганда да сер бирми ул. 
2018 елда бирелгән яңа КамАЗына кадәр төрле хәлдәге машиналар иярләргә дә туры килә. 
–    Элеккеге КамАЗлар трактор кебек каты иде, – ди ул. – Ә хәзергеләре бик җайлы,  бөтен уңайлыклар да бар. 
Хезмәттәшләре белән көн саен уртача 450 чакрым юл узалаар. Җәй көне төзелеш материаллары, асфальт, грунт ташыйлар. Ә кышын буранлы көннәрдә көндез дә, төнлә дә кар түгәләр. 
Аңа хас ихтыяр көче һәм нык холык төшенкелеккә бирелергә юл куймый. Ни генә булмасын, Мөнәвирнең кәефе һәрчак күтәренке. Моның төп сәбәбе  – үз эшен яратудадыр. Аны рульдән башка күз алдына китерүе дә  кыен. 
–    Эшемне калдырырга туры килсә, белмим, нишләрмен, – ди ул үзе дә. 
Әлбәттә, бу очракта ышанычлы тыл булу да мөһим. Җәмәгате Хәлимә – нәкъ шундыйлардан. Ул үзе дә озак еллар “Брус” предприятиесендә эшли. 
Балалары барысы да үз юлларын тапканнар, алты оныклары үсә. Алар өчен бабалары кулына гармун алган мизгелдән дә күңеллесе юктыр, мөгаен. Мөнәвир – менә дигән гармунчы да әле. 
–    Гармуннан башка булмый, – дип елмая ул.
Һөнәри бәйрәмнәрен – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен әнә шулай күтәренке кәефтә каршы ала Мөнәвир Гатауллин. Ә без, газета укучыларыбыз исеменнән юл төзүчеләргә тырыш хезмәтләре өчен тагын бер кат рәхмәт җиткереп, бары уңышлар гына телибез. 

Белешмә: 
Быел Әгерҗе юл төзүчеләре яңа Иске Эсләк–Черново юлын төзүне дәвам иткәннәр. 
Красный борда чистарту корылмаларына илтүче юл тәртипкә китерелгән.
Ямурзадан Салагышка кадәр юлның аскы катламы салынган. 
Исәнбайга илтүче юлга яңа асфальт түшәлгән.
Иске Чекалдада Чкалов, Иж-Бубыйда Магистральная урамына ташлы-комлы катнашма салынган. 
Әгерҗедә “Аист” кибете тирәсендә Крестьянская урамында асфальт түшәлгән, Толстой урамында һәм Ленин урамының бер өлешендә капиталь төзекләндерү уздырылган. Гайнуллин һәм Шәмсетдинов урамнарына ташлы-комлы катнашма түшәлгән. 
Яңа урамнарда тагын берничә чакрым юлга вак таш салыначак. 
Бруслылар “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында ишегаллары территорияләренә асфальт түшиләр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев