Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Олег Капилов: "Сарсак-Омга һәм Варкләд-Бодья авыллары аерым контрольгә алынды"

3 июльдә ЮХИДИ көне билгеләп үтелә

3 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге уңайдан игътибарыгызга бүлек начальнигы Олег КАПИЛОВ белән традицион әңгәмәне тәкъдим итәбез. 

–    Олег Ринатович, яртыеллык тәмамланды. Шуңа күрә әңгәмәне саннардан башлыйк әле. 
–    Алты айда район территориясендә зыян күрүчеләр булган өч юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бәхеткә, һәлак булучылар юк. Әмма дүрт кеше җитди тән җәрәхәте алды. Әйтик, апрель аенда Әгерҗенең Казанская урамында велосипедчыны бәрдерделәр. Майда Кичкетаңга борылышта УАЗ машинасы трактор белән бәрелеште. Шул ук айда Кам.Ключта мотоцикл ауды. 
Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорында зыян күрүчеләр булган дүрт юл һәлакәте теркәлгән. Бер кеше һәлак булган, дүртәү төрле тән җәрәхәтләре алган. 

–    Башка категория юл-транспорт һәлакәтләре саны да кимедеме?
–    Ике тапкырга диярлек. Узган ел шушы чорда 104 очрак булса, быел – 68.  

–    Пандемия сезнең хезмәткә үз төзәтмәләрен керттеме?
–    Без элеккечә, көн саен ике сменада эшлибез. Штатта – минем белән бергә җиде хезмәткәр һәм ике муниципаль хезмәткәр. Пандемия белән бәйле рәвештә җәмәгать транспорты, таксига карата контроль көчәйтелде. Безгә участок вәкилләре ярдәм итә. Атнага дүрт тапкыр алар экипаж белән берлектә төнге дежурга чыгалар. 

–    Димәк, тәртип бозулар да күбрәк ачыкланадыр?
–    Барлыгы 8 мең очрак ачыкланды. Иң еш очраганнары – куркынычсызлык каешын такмау, страховка булмау, номерларның укылмавы, балаларны махсус җайланмаларсыз йөртү. Җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары бик күп. Шулай ук җәяүлеләр тарафыннан да тәртип бозу очраклары күп. 13 җинаять ачылды (узган ел – 6). Аларның барысы да салмыш хәлдә кабат руль артына утыру белән бәйле. Бу очракта инде җинаять җаваплылыгы каралган. 

–    Руль артына салмыш хәлдә утыручылар саны  арткан дигән сүзме бу?
–    Быел эчкән килеш руль артына утыруның 64 факты ачыкланды (узган ел – 58). Үзизоляция режимы йомшартылганнан соң көн саен бер-ике очракка юлыгабыз. 

Мисалга, 2 июнь көнне бер исерек машина йөртүчегә карата беркетмә төзедек. Икенче көнне ул машинасын алырга янә исерек килеш килде. Алдагы көнгә килергә дип сөйләштек. Әмма 4 июньдә иртәнге сәгать 9да аны башка машина руле артында янә исерек килеш тотканнар...
Шуңа охшаш очрак апрель аенда булган иде. Ул чакта биш көн эчендә берәүне руль артында исерек килеш ике тапкыр тоткарладык. Әмма бу яклап 2017 елда “рекорд” куелганы әле дә исемдә: бер машина йөртүче бер ай эчендә исерек килеш дүрт тапкыр (!) эләкте. 
Төнлә дежур экипаж районга чыкмый калмый. Сарсак-Омга һәм Варкләд-Бодья авыллары аерым контрольгә алынды. Үзләрендә клуб юклыкны сылтау итеп, бирегә Әлнәш районы авылларыннан исерек яшьләр күп килә. Тиешле чаралар күрелгәннән соң сирәгрәк килә башладылар. 

–    Руль артында салмыш хәлдәге хатын-кызлар очрыймы?
–    Март аенда Октябрьская урамында юл-транспорт һәлакәте хатын-кыз тарафыннан кылынды. Машина белән идарә итә алмыйча, ул парковкада торган джипка бәрелгән иде. Һәлакәт урынына килгән инспекторларга  джипның исерек шоферы аңа килеп бәрелүен расларга тырышкан. Бу очракта дөреслекне ачыклауда әлеге йортка куелган камера ярдәмгә килде. Чөнки джип шоферы да, чыннан да, исерек булган. 
Кайчакта тәртип бозучыларның фантазиясенә исең китәр. Җаваплылыктан качар өчен ниләр генә уйлап тапмыйлар. Шуңа күрә хәзер барысын да видеокамерга төшереп барырга тырышабыз. Сүз уңаеннан: һәр хезмәткәрнең үз камерасы да бар. Димәк, тәртип бозучы ниләр генә уйлап чыгармасын, җаваплылыктан кача алмый. 

–    Видеокамералар турында сөйли башлагач, 30 июньдә К.Маркс урамында 4нче мәктәп янында камера белән торуыгыз хакында да сөйләп үтегез әле.
–    Әйе, ул көнне “Тоннель” профилактик чарасы кысаларында машина йөртүчеләрне күпләп тикшерү уздырылды. Бу юлы куркынычсызлык каешлары буенча эшләдек. Сурәтне 90 тапкырга зурайтып карау мөмкинлеге бирүче камера ярдәмендә без Әгерҗегә керүче машинаның салонында ниләр эшләнүен дә күрәбез хәтта. Шул рәвешле, каешын такмаган 22 шоферга карата беркетмә төзелде. Безне күрүгә алар каешларын каптыра башлыйлар йә кисәк кенә ишегалдына борылалар, әлбәттә. Әмма камерага эләккәч, җаваплылыктан качу юк шул. 

–    ЮХИДИ хезмәткәрләрен транспорт чаралары белән тәэмин итү ничек куелган?
–    ЮХИДИ идарәсе транспорт чараларына даими рәвештә инвентарьлаштыру уздыра һәм яңарак техника белән тәэмин итәргә тырыша. Күптән түгел без дә иске Лада Приора урынына яңаны алдык.  Ford Fokus, Lada Xray  машиналарыбыз да бар. 

–    Штрафларга тукталсак...
–    Штрафлар хәзер дә бик начар түләнә. Хәтта аз күләмлеләрен дә түләмиләр. Бүгенге көнгә 34 бурычлының 10 мең сумнан артык штрафы бар. Озак еллар түләмәүче бурычлылар буенча суд приставлары белән бергәләп эшлибез. Быел 6 автомашинага арест салынды. Аларның хуҗалары  арасында яхшы гына көн күрүче гражданнар, җитәкчеләр дә бар. Күпләре вакытында түләргә оныталар. 

–    Сезнең эштә быел нинди яңалыклар кертелде?
–    Быелдан башлап Татарстан автоинспекторлары башка төбәкләрдә праваларыннан колак каккан шоферлар буенча да эшли башладылар. Бездә адреслы тикшерү уздырып, башка төбәкләрдә праваларын алдырган 26 әгерҗелене ачыкладык. Алар арасында йөртү таныклыгын 5 ел (!) тапшырмаган шофер да бар. Күпләр срокның права тапшырган вакыттан гына исәпләнүен һаман аңлап бетермиләр, күрәсең. 
Башка төбәкләрдә штраф салынган бурычлылар буенча да эшли башлыйбыз. Кемдер: “Сезнең штрафларны мин  түлим бит”, – диде. Бездә “минеке-синеке” дигән төшенчә юк. Без бөтенроссия мәгълүматлары базасына нигезләнеп эшлибез. Теләсә кайсы вакытта планшетны ачып карый алабыз.

–    Адекват булмаган тәртип бозучылар еш очрыймы?
–    Андыйлар да була. Административ беркетмә төзегәндә полиция хезмәткәрләренә теләсә ниләр әйтә башлыйлар. Ә моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Күпән түгел светофорның кызыл утына чыгып баручы исерек җәяүлене тоткарладык. Ул инспекторларны төрлечә мыскыллаган, шелтәләүгә игътибар бирмәгән. Югыйсә, кечкенә штраф белән дә котыла ала иде. Әмма бу очракта аңа җинаять җаваплылыгы каралган. 

–    Сезнең хезмәт бер дә җиңел түгел. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшләрегезгә нәрсәләр әйтер идегез?
–    Сабырлык, сәламәтлек, ышанычлы тыл телим. Тармак ветераннарына – иминлек һәм күтәренке кәеф. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга – уңышлы юллар. Һәркемгә өйләренә исән-имин кайту насыйп булсын. Чөнки анда якыннары көтә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев