Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Танылган якташларыбыз укытучыларын һәм мәктәп елларын искә ала

Мактауларга лаек укытучы

Мең төрле сорауга җавап бирүче, бала күңелен аңлаучы, зирәк мөгаллимнәр! Кайда гына гомер кичерсәләр дә, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәләр дә сезнең һәрберегез – укучыларыгыз күңелендә. 

Матур традиция буенча Укытучылар көне алдыннан без авыл мәктәпләрен тәмамлап, бүгенге көндә төрле өлкәләрдә хезмәт куючы күренекле якташларга мөрәҗәгать иттек. 

Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН, Тирсә–Мәскәү: 
–    Мин авыл мәктәбендә 3 сыйныфта гына укый башладым. Без аңа кадәр Ижауда яшәдек. Тирсәгә күчеп кайтканнан соң, минем укуым Сарсак-Омга мәктәбендә дәвам итте. Ә биредә безгә, чын мәгънәсендә, үз эшләренә фанатларча бирелгән мөгаллимнәр белем һәм тәрбия бирделәр. Сыйныф җитәкчебез Леонид Лазарев тарих фәне укытучысы иде. Еллар узган саен аны үз фәнен камил белгән педагог кына дип түгел, киңкырлы, безне бер йодрыкка туплап торган, шул ук вакытта көчле психолог та булган шәхес дип искә алам. Леонид Дмитриевич аның иҗат җимешләреннән тупланган китап чыгару аның исемен мәңгеләштерде. Без – Леонид Заитов шәкертләре дип тә горурланып әйтә алам. Иң көчле волейболчы, баскетболчы, чаңгычылар тәрбияләгән педагог ул. Безнең егетләр командасы 8 сыйныфта баскетбол буенча районда беренче урын яулады. Кызлар 1981 елда республикада чемпион булдылар. 
Мәктәп директоры Виталий Малышев үрнәгендә без – егетләр шахматка тартылдык. Елга ике тапкыр шахмат турниры уза иде. Мәктәптә – беренче, районда икенче урын алганым истә калган. Директор урынбасары вазифасын башкарган Эльза Сибгатова икенче “әниебез“ ролендә булды. Таләпчән, төгәл, шул ук вакытта һәр укучы күңеленә ачкыч таба белгән чын педагог иде ул. 
Гомумән, мин Сарсак-Омга мәктәбендәге һәр укытучыны зур хәрефтән язылырга лаеклы Мөгаллим дияр идем. Аларның мавыктыргыч дәресләре, дәрестән тыш кызыклы чаралары еллар узган саен күңелдә яңара. Рәхмәт сезгә! 
Туган яклардан ерак яшәгәнлектән, укытучыларыбыз белән еш күрешеп булмый. Әмма биш ел саен без – сыйныфташларны Сарсак-Омга мәктәбе үзенә җыя. Шунда педагоглар белән очрашу, әйтерсең, кабат мәктәп елларына алып кайта. Бәйрәмегез уңаеннан мин сезнең һәрберегезгә тирән хөрмәтемне җиткерәм. Сәламәт булыгыз! 

Әлфия ХӘБИБУЛЛИНА, нәфис сүз остасы, Салагыш–Казан:
–    1975-1985 елларда Салагыш мәктәбендә үз туган телемдә белем алуым белән гомер буе горурланып яшим. Туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгәне, булачак һөнәр сайлауда (Казан театр училищесын тәмамладым) этәргеч ясаганы өчен мин татар теле укытучысы Мидхәт абый Исламовка рәхмәтле. Шул истә калган, Мидхәт абый китапларга кытлык заманда “Казан утлары“ журналында басылган романнарны берләштереп китап итеп ясый һәм безгә укырга тәкъдим итә иде. 
Химия укытучысы Наил абый Халитов белән узган ел (ул хәзер Башкортостанда яши) Бәширә Насыйрова концерты белән баргач күрештек. Сүз үзеннән-үзе мәктәп елларына кереп китеп, күп кенә истәлекләрне яңартты. 10 сыйныфта укыганда 8 Мартка багышланган концерт куйган идек. Мин шунда М.Хөсәеннең “Әнкәй“ поэмасын сөйләдем. Шунда Наил абый эчтән генә “озын поэма ятлаганчы, химиядән ике билет өйрәнгән булса“ дип мине “сүгеп“ утырган икән. 
Тагын бер кызыклы хәлне искә төшерәсем килә. Безгә эшкә юллама буенча яшь  укытучылар Мәрзия–Мөдәрис Кәлимуллиннар килделәр. Мәрзия апа сыйныф җитәкчебез дә булды. Без мәктәп тәмамлаган елны алар күчеп киттеләр. Шуннан элемтә өзелде. Бер елны “Болгар“ радиосы “Укытучымны эзлим“ дигән акция уздырды. Мин, шул акциягә кушылып, Мәрзия апаны эзләвем турында хәбәр иттем һәм ... таптым. Яраткан укытучым хәзерге вакытта Алабугада гомер кичерә, Мөдәрис абый, кызганыч, вафат булган икән. 
Еллар узган саен мәктәп еллары еш искә төшә. Туган авылыма кайткач укытучыларым белән күрешергә, сөйләшергә тырышам. Сыйныфташлар белән дә араларны өзмибез. Безгә белем биргән һәр мөгаллимгә Ходай исәнлек бирсен. Мәрхүмнәренең урыны оҗмахта булсын. 

Ландыш ХӨСӘЕНОВА, ТНВ каналында “Манзара“ тапшыруын алып баручы: 
–    Мин Кырынды мәктәбендә 1991-2001 елларда белем алдым. Укырга кергәнче үк, укытучы һөнәренең никадәр җаваплы һәм тынгысыз хезмәт икәнен белә идем, чөнки әнием – укытучы. Аның төннәр буе дәфтәр тикшергәнен, начар укыган балалар өчен борчылганын, һәр дәрескә ныклап әзерләнгәнен күреп яхшы укырга кирәк дигән фикергә килдем. Гомумән, мәктәп үзенә күрә бер серле дөнья булып тоела иде. Беренче укытучым Ифада апа Шәйхетдиновага мин бик рәхмәтле. Ул безне үз балаларыдай кабул итте. Укытучыбыз, хәрефләрне танып-белергә, акны карадан аерырга өйрәтеп, урта сыйныфларга озатты. Әни кебек якын булган Ифада апабыздан, 3 ел укыган сыйныф бүлмәсеннән аерыласы килмәгәнне бүгенгедәй хәтерлим. 5-11 сыйныфларда класс җитәкчесе булган Резидә апа Садыйкова безне тарихтан да укытты. Альбина Вахитова укыткан математиканы, әнием Рәмзия Гайнетдинова белем биргән тарих, җәмгыять белеме фәннәрен аеруча ярата идем. Галия апа Харисоварус теле һәм әдәбиятын бик кызыклы итеп алып бара иде. Рус телен камил өйрәнә алуым өчен мин аңа бик рәхмәтле. Гомумән, безнең Кырынды мәктәбе укытучылары һәр балага ныклы белем бирергә тырыштылар. Мәктәптәге белем – нигез, ул нык булмаса, кеше алга таба уңышка ирешә алмый.
Мин укыган чорда мәдәни чаралар өчен җаваплы Рафилә Алиеваның Кырындыдан чыккан иҗат кешеләре тормышында роле гаять зур. Бәйрәмнәрне үтә дә кызыклы итеп оештыра, анда һәркем актив катнаша иде. Ул вакытта интернет та юк бит, үз фантазиясен эшкә җигеп, һәр чараны истә калдырырлык бәйрәмгә әверелдерә иде Рафилә апабыз.
...Без укыган мәктәп бинасы бүген ябык. Анда укыган еллар, балачакның матур кайтавазы булып, кайчак төшләргә генә керә...
Бәйрәм белән сезне, мөгаллимнәр! 
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА сораштырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев