11 июльдән иң изге көннәр башлана
Бу көннәрдә ураза тоту бик саваплы санала
11 июльдә Зөлхиҗҗә ае башлана. 20 нче июльгә кадәр ун көн елның иң хәерле, иң саваплары көннәре дип исәпләнә.
Бу көннәрдә ураза тоту бик саваплы санала. Хәдисләрдә китерелгәнчә, бу көннәр савап ягыннан башка вакыттагы бер еллык нәфел гыйбадәте савапларына ирештерүе мөмкин.
19 нчы июль – Гарәфә көне. Бу көнне тотылган ураза ике еллык, ягъни үткән һәм әлеге елның гөнаһлары гафу ителүенә сәбәп була ала. 10 нчы зөлхиҗҗә – Корбан гаетендә корбан чалу бәндәне Аллаһка якынайта, бөек савапларга ирештерә. Изге көннәрнең кадерен белик, изге гамәлләр кылырга тырышыйк!
Чыганак: «Өмет» газетасы сайты, Фатыйма Фаткуллина, Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев