15 апрельдә Казанда XI Республикакүләм ифтар узачак
Гадәттәгечә, авыз ачу вакыты җиткәнче Республикакүләм ифтар катнашучыларын бай мәдәни программа көтә
Рамазан аеның 24нче көнендә, 15 апрельдә, Казанда XI Республикакүләм ифтар узачак. Бу юлы Татарстандагы иң зур авыз ачу мәҗлесе Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә – гыйбадәт кылуда аеруча зур тырышлык күрсәтү вакытына туры килә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикакүләм ифтарны Татарстан мөфтияте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында оештыра. Шунысы үзенчәлекле – XI Республикакүләм ифтарда 11 мең кеше катнашачак. Алар арасында: Татарстанның төрле почмакларыннан дин кардәшләр, шул исәптән мохтаҗлар һәм физик мөмкинлеге чикле кешеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, илчеләр һ.б. булыр дип көтелә.
Гадәттәгечә, авыз ачу вакыты җиткәнче Республикакүләм ифтар катнашучыларын бай мәдәни программа көтә. Бу юлы кунакларга ТР халык артисты, Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моноспектакле күрсәтеләчәк. Спектакль XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән һәм Буа шәһәрендә имам булып эшләгән күренекле татар дин галиме Нургали хәзрәт Хәсәновның биографиясенә нигезләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев