2023 елда Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме даталары билгеләнде
Бу көннәр Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2023 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең якынча даталары билгеләнде. Бу хакта Татар-информ яза.
Алар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бастырылган җитештерү календарендә күрсәтелгән.
«Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2023 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең якынча даталары – 21 апрель һәм 28 июнь», диелгән документта.
Ай календаре һәм барлыкка килгән традицияләр нигезендә Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме башлану көннәре Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев