2024 елга Ураза һәм Корбан гаете көннәре билгеле
2024 елда изге Рамазан ае 11 мартта башланачак
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы Һиҗри буенча 1445-1446 елларга яки Милади буенча 2024 елга мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр календарен раслады.
Һиҗри календарь 12 айдан тора һәм Мөхәррәм аеннан башлана. Мөселман календаре айларының башын һәм ахырын билгеләгәндә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик мәгълүматларга таяна.
2024 елда изге Рамазан ае 11 мартта башланачак. 2024 елның 10 апреле – Ураза бәйрәме. Тагын бер бөек мөселман бәйрәме булган Корбан гаете 16 июньдә билгеләп үтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев