2025 елда квота хисабына Россиядән 25 мең мөселман хаҗ кылачак
Хаҗ кылучылар Мәккә һәм Мәдинәгә 1 майдан 1 июньгә кадәр килә, 10 июньнән 11 июльгә кадәр китә
Согуд Гарәбстаны Мәккәгә хаҗ кылу алдыннан 500 мең дин тотучыга виза бирүдән баш тартты. Россия туроператорларыннан юлламалар сатып алучы бер төркем кешегә шундый эчтәлектәге хатлар юлланды. Бу нәрсә белән бәйле иде, һәм бу – Татарстаннан барырга тиешле хаҗиларга кагылдымы?
Мәккәгә хаҗ кылу – Ислам динендәге биш багананың берсе, ул ай календаре буенча 12 нче – Зөлхиҗҗә аенда башкарыла.
Быел хаҗ йолалары 4 июньнән 9 июньгә кадәр узачак (5 июньдә – Гарәфә тавында тору, ә 6 июньдә – Корбан бәйрәме). Хаҗ кылучылар Мәккә һәм Мәдинәгә 1 майдан 1 июньгә кадәр килә, 10 июньнән 11 июльгә кадәр китә.
Быелдан бөтен дөньядан килүче дин тотучылар өчен хаҗга бару катлауланды: хаҗга бару өчен махсус виза кирәк. Визасы булмаучыларны апрель ахырыннан ук илгә кертмиләр.
Согуд Гарәбстаны бу адымга илгә рөхсәтсез килүче хаҗиларны булдырмау һәм изге территорияләрдә законсыз булган кешеләр санын киметү өчен барган.
Яңа кагыйдәләр буенча, хаҗга законсыз баручыларга штрафлар, 6 айга кулга алу һәм Согуд Гарәбстанына 10 елга керүне тыю белән депортация яный.
Традиция буенча Россиядән Согуд Гарәбстанына хаҗга 25 меңгә кадәр кеше бара – безнең ил өчен шул күләмдә квота билгеләнгән иде. Россиядә юлламаларның уртача бәясе 5 меңнән 15 мең долларга кадәр, яки 400 меңнән 1,2 млн сумга кадәр тора.
«Быел Согуд Гарәбстаны хаҗга квоталар санын 500 меңгә киметте, бу – дөньяның барлык илләренә диярлек кагылды, шул исәптән Россиягә дә. Россиядән хаҗилар санын 2750 кешегә киметергә кушылды. Элекке елларда хаҗга 2,5 миллион дин тотучы килә иде», – дип хәбәр итте РИА «Новости»га РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең халыкара эшләр һәм хаҗ буенча урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Әббәсов.
Аның сүзләренчә, идарә Президент Администрациясе, Хөкүмәт һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә мәсьәләне актив хәл итәргә тырышты һәм моңа иреште дә.
Уңышлы дипломатик тырышлыклар нәтиҗәсендә, РФ Президенты администрациясе, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Тышкы эшләр министрлыгының актив ярдәме белән, Россия хаҗилары өчен җитеп бетмәгән квоталар кайтарылды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итте.
Согуд Гарәбстаны ягы белән конструктив сөйләшүләр нәтиҗәсендә, квота тулы күләмдә кайтарылды. Нәтиҗәдә 2025 елда Россиядән 25 мең мөселман хаҗ кыла алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев