24 апрельдә – Рамазанның беренче көне
Бик тиздән мөселман дөньясы Рамазан аена аяк баса: апрельнең 24ендә – уразаның беренче көне.
Республикадагы санитар-эпидемилогик вәзгыятьне исәпкә алган хәлдә, быелгы Рамазан аен уздыру тәртибе хакында район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН бәян итә:
- 23 апрельдә – беренче тәравих намазы. 24 апрельдә – уразаның беренче көне. 24 майда – Рамазан гаете.
Махсус режим шартларында быелгы тәравих намазларын бары тик өй шартларында гына укырга рөхсәт ителә.
Татарстан Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы фитыр һәм фидия сәдакалары күләмен билгеләде. Фитыр сәдакасының күләме – бер кешегә 100 сум исәбеннән. Сәламәтлеге торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучыларга һәрбер көн өчен фидия күләме – 200 сум.
2020 елның 18 мартында расланган чаралар нигезендә, күпсанлы кешеләр катнашында мәҗлесләр уздыру туктатылды. Әлеге мәҗлесләргә ифтарлар да керә.
Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазын уку хакында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкбез.
Ххх
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 11 апрельдән алып, санитар-эпидемиологик хәлләр җайланганчы, зиратларга керү дә тыела. Мәет җирләгән очракта зиратта 20дән артык кеше булмау шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев