Әгерҗе мәдрәсәсендә укулар башлана
Курслар дәвамында шәкертләр Коръән укырга, дини йолаларны башкарырга өйрәнәчәк
13 октябрьдән Әгерҗедәге “Нур” мәчетендә Ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча курслар старт ала.
– Курслар дәвамында шәкертләр Коръән укырга, дини йолаларны башкарырга өйрәнәчәк. Шулай ук иман, әдәп-әхлак дәресләре дә булачак, – дип хәбәр итә район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.
Шул уңайдан 11 октябрьдә 9 һәм 18 сәгатьләрдә “Нур” мәдрәсәсендә Ачык ишекләр көне уза.
Белешмәләр өчен телефоннар: 89872930463(Габделкәрим хәзрәт), 89199025131(Люция Сәетовна).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев