Әгерҗе районы мөхтәсибәте “Нур“ мәчетендә мәзиннәр арасында Азан әйтүчеләр бәйгесе уздырды
Өч яшь төркемендә 31 азанчы көч сынашты
Әгерҗе районы мөхтәсибәте “Нур“ мәчетендә мәзиннәр арасында Азан әйтүчеләр бәйгесе уздырды. Өч яшь төркемендә 31 азанчы көч сынашты.
Чарага иң беренче булып Кодаш һәм Биектау авыллары имам-хатиблары Миңнефлүр хәзрәт Шакиров һәм Рафис хәзрәт Шәйдуллин килеп, мәчет намазы укыдылар. Аларга Шаршадыдан килүчеләр кушылдылар.
– Улым Динарга 13 яшь. Ул 9 яшендә азан әйтергә өйрәнде. Атнага 2-3 көн Шаршады мәчетенә укырга йөрибез. Динар Коръәнне миннән дә остарак укый хәзер. Нык салкын булуга карамастан, бәйгегә бәйрәмгә кебек килдек бүген. Мәчетебездә укулар алып барылуына, районда шушындый бәйгеләр оештырылуына без бик шат, – диде Ленар Гыйззәтуллин.
Бәйгене 10 яшькә кадәрге малайлар башлап җибәрделәр. Чишмәдән Яхъя Корбанов, Әгерҗедән Идрис Гыйззәтуллин, азанны дөрес һәм сәнгатьле итеп әйтеп, иң күп баллар җыйдылар. Өстәмә сорауларга да төп-төгәл җавап биреп, жюри әгъзаларын – Ижау мәчетеннән килгән Әбдерәшит хәзрәт Газизуллин, Менделеев мәчете имам-хатибы Ясир Дәүләтшинны һәм җыелган өлкәннәрне таң калдырдылар. Җирәбә тарту нәтиҗәсендә ике яшеннән азан әйтә белүче Яхъя Корбановка – беренче, Идрис Гыйззәтуллинга икенче урын бирелде. Ямурзадан Данияр Сабирҗанов өченче урынга лаек булды.
11-17 яшьлекләр төркемендә Кече Пургадан Абдерахман Тайибу җиңүче дип танылды. Алдагы азан әйтүчеләр бәйгесендә җиңүчеләр сафында булган ямурзалы Нурислам Сәхипов һәм Чишмә авылы егете Нуриман Корбанов бу юлы да призлы – икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар.
18 яшьтән зурраклар арасында яшьләр дә, тугызынчы дистәне ваклаучы өлкәннәр дә бар иде. Зур тәҗрибәле мәзиннәр азанны анык, аңлаешлы һәм аһәңле итеп әйтә беләләр. Бәйгедә дә алар баллар буенча бер-берсеннән бик азга гына калыштылар. Чишмә авылыннан Абдулла Корбанов, әгерҗелеләр Абдуллаһ Шпортюк, Марсель Шәрипов призлы урыннар яуладылар.
– Моннан биш ел элек без Төрдәле мәчетендә шушындый бәйге уздырган идек. Быелгы бәйгедә ир балаларның күп булуы күңелгә сөенеч, диннең көчәюенә ышаныч өстәде. Бездә атнаның һәр көнендә бер мөселман кардәшебез азан әйтә. Алар булмаганда азан әйтүне яшьләребезгә дә ышанып тапшырабыз. Шулар арасыннан бүген икесе – Дилназ Харисов һәм Булат Мөхәммәтшин бәйгедә катнашып, үз осталыкларын күрсәттеләр. Азанчы егетләребез өчен бу чара тәҗрибә туплау да булды, – диде Төрдәле мәчете имам-хатибы Зефир хәзрәт Зарипов.
Шаршады мәчете мәзине Рөстәм Галиуллинның да районда үткәрелә торган мондый чарада беренче тапкыр катнашуы.
– Мин мәзин вазифасын өч еллап башкарам инде. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинның һәм “Хәсән“ мәчете имам-хатибы Хәлим хәзрәт Якуповның азан турында сөйләгән тәрбияви вәгазьләрен бик игътибар белән тыңладым. “Азан әйтүнең әҗер-савабы күп“, “намаз укыганнарның савабы мәзингә дә бара“, дигән сүзләре күңелемә аеруча тирән уелды, – диде ул.
– Азан – динебезнең күркәм бер билгесе. Аны дөрес һәм матур итеп әйтә белергә кирәк. Бүгенге чарадан соң районыбыз мәчетләрендә азан тагын да аһәңлерәк яңгырар дип өметләнәм. Биш вакыт намазга чакырып һәрбер мәчеттә күркәм итеп азан яңгырап торсын! Барлык катнашучыларга, бәйге уздыруга ярдәм иткән иганәчеләргә, башка төрле булышлык күрсәтүчеләргә Аллаһының рәхмәте яусын! – дип йомгаклады Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев