Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Әгерҗелеләр изге айда хаҗ кыла ала

Рамазан аенда – гомрә хаҗына

“Быел дин кардәшләребез өчен Рамазан аенда гомрә сәфәренә бару оештырыла дип ишеттек. Бу хакта аңлатып язсагыз иде”. 
Д. Мәүлетова. 

Әлеге сорауга район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин җавап бирә: 

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.)нең “Рамазан аенда гомрә кылу минем белән хаҗ кылган кебек булыр” дигән сүзләре бар. Ягъни ул кеше хаҗ кылган әҗер-савапны алыр. Икенче бер риваятьтә “Гомрәне бер кылганнан соң һәр яңа кылу ике гомрә арасындагы гөнаһларны җую мөмкинлеге бирә”, диелә. Шушы хәдисләр белән дәлилләнгән хәлдә Рамазан аенда Мәккәгә гомрә хаҗына бару ниятләнә. 

Тулырак белешмә алу өчен телефон – 89872930463. 

Ххх 
Гомрә – хаҗ кылу вакытыннан башка ( Зөлхиҗҗә аеннан тыш) елның теләгән көнендә хаҗ кылу. Аны икенче төрле кече хаҗ дип тә йөортәләр. Гомрә хаҗын башкару – сөннәт гамәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев