Әгерҗенең “Нур” мәчете һәм мәдрәсәсендә “Иң яхшы Коръән укучы” бәйгесе узды
Анда Әгерҗе, Исәнбай, Яңавыл, Ямурзадан 51 бала (32 кыз, 19 малай) катнашты
Әгерҗенең “Нур” мәчете һәм мәдрәсәсендә узган “Иң яхшы Коръән укучы” бәйгесендә Әгерҗе, Исәнбай, Яңавыл, Ямурзадан 51 бала (32 кыз, 19 малай) катнашты.
Жюри әгъзалары да бик дәрәҗәле иде: Казанның Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдеррәшит хәзрәт Фәизов, шулай ук Коръән хафиз Азат хәзрәт Һадиев һәм Коръәнне яттан өйрәнү үзәге вәкиле Елена Закирова. Ижау мәдрәсәсеннән дә мөгаллимәләр килгән иде.
– Бүгенге бәйгедә катнашучылар бик бәхетлеләр. Чөнки Аллаһы Тәгалә кемнәргә бәхет тели, аларны иман юлына чыгара, Коръән өйрәнү мөмкинлеге бирә, – диде “Нур” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Дилә Абдуллина, бәйгечеләрне сәламләп.
Бәйгедә катнашучылар алдына “Әл-Фәтиха” һәм үзләре яхшы белгән башка сүрәләрне яттан дөрес итеп сөйләү бурычы куелды. Жюри әгъзаләре шулай ук балаларның киенү әдәбенә дә, үз-үзләрен тотуларына да игътибар бирделәр.
Бәйгедә призлы урыннарга менә кемнәр лаек булды:
• Малайлар:
Иң кечкенәләр – Имран Хәкимов – 1 урын (Ямурза), Сөләйман Гариев – 2 урын (Әгерҗе).
8 яшьтән зурраклар: Яхъя Корбанов – 1 урын (Чишмә), Сөләйман Гыйззәтуллин – 2 урын, Данияр Сабирҗанов, Идрис Гыйззәтуллин, Никита Деникаев – 3 урын (Әгерҗе).
1 җүздән (1 җүз – Коръәннең утыздан бер өлеше) күбрәк белүчеләр: 1 урын – Нурислам Сәхипов (Ямурза), 2 урын – Нуриман Корбанов (Чишмә).
• Кызлар
Иң кечкенәләр: Мәрьям Гыйззәтуллина – 1 урын (Әгерҗе), Хәлимә Гадршина – 2 урын (Әгерҗе), Сәйдә Галиева – 3 урын (Исәнбай).
“Озын сүрә” номинциясе: Адилә Сәхипова – 1 урын (Ямурза), Ясминә Гадршина – 2 урын (Әгерҗе), Ясминә Сәхипова – 3 урын (Ямурза).
30 җүз белүчеләр арасында: Кәлимә Кенджаева – 1 урын (Әгерҗе), Мәрьям Сәхипова – 2 урын (Ямурза), Мәрьям Гыйльметдинова – 3 урын (Ямурза).
Призлы урыннар алучыларга район мөхтәсибәтенең Дипломнары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Калган балалар катнашучы дипломына һәм бүләкләргә лаек булдылар.
– Балаларны сөендергән һәр иганәчегә Аллаһының савабы булса иде, – диде Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, аларны алуда ярдәм күрсәткән игелек ияләренә олы рәхмәтен җиткереп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев