Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Ислам нуры

«Аллага шөкер!» дип әйтү гөнаһ түгелме?

«Аллаһка шөкер!» дип әйтү генә кабул буламы?

«Аллага шөкер!» дип язучыларны төзәтеп, «Аллаһка. «Алла» – кеше исеме генә ул», – дип язганны күргәч, ничек дөрес икәнлеген «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан белештек, дип яза "Интертат".

 – «Аллага шөкер» дияргә ярыймы? Ул гөнаһ түгелме? «Аллага шөкер» дию ул Аллаһны телгә алуга керәме?

 – Без элекке әдәбиятка карасак, иске имляда Аллаһ исеме дөрес языла, азактан һәрвакыт «һ» хәрефе була иде. Аннары әкрен-әкрен, әдәби тел үзгәрә-үзгәрә, «Алла»га дип яза, әйтә башладык. 

Бу кеше бик дөрес әйтә, әкренләп, элекке язуга, әйтүгә кайтсак, әйбәт булыр иде. Ләкин Рәсүлебез әйтә – нияттән тора. Без «Аллага» дип, Раббыбыз Аллаһны күз алдында тотабыз икән, ул очракта, ниябезгә карап, Аллаһ догабызны кабул итә. Мәсәлән, бездә руслар дингә керә, алар Аллаһны «Бог» дип әйтә. Шулай ук гел бәхәс бара торган «Ходай» сүзе дә бар – ярыймы-ярамыймы… Барысы да нияттән тора. Әйе, хәзерге әдәби телдә «Аллага шөкер» дип кабул ителгән, әмма дөрес булсын дип карасак – «Аллаһка». Гарәп һәм кириллица туры килми, шундый әйбер килеп чыккан. Аллаһ Тәгалә безнең йөрәкләребезгә, күңелләребезгә карый, – диде Рөстәм хәзрәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев