Аллаһыга якынайтучы гамәл
Ислам нуры
Аллаһыга шөкер, зөлхиҗҗә аенда корбан чалдыручылар саны елдан-ел арта бара. Гаиләсенә иминлек, үзләренә саулык-сәламәтлек һәм илебезгә тынычлык теләп бу ваҗиб гамәлне башкаручылар Көчек авылында да байтак булган.
Әгерҗедә гарасат узган, ә авылларда көтелгән яңгыр яуган көнне миңа Көчектәге кардәшләрем Диләфрүз–Радис Шәрәфетдиновларда корбан ашында катнашу насыйп булды. Диләфрүз Зиннәт кызы белән илле елдан артык таныш без. Башта Вольный Труд участок хастаханәсендә бергә эшләдек, аннан соң да хезмәтебез бер юлдан барды. Мәктәп елларыннан ук бик актив булган Диләфрүз Иж-Бубыйда укыган вакытларын сагынып искә ала. Алдынгы сыйныф укучылары буларак, Тукай-Кырлайга, Ульянов-Ленин эзләреннән Ульяновск каласына барулары якты истәлек булып хәтерендә саклана, ди ул. Үзешчән сәнгать коллективының канатлы биючесе дә була. Шундый сәләтле кызга “Родина” колхозының алдынгы шоферы Радисның күзе ничек төшмәсен?! Һәм менә алар 53 ел бергә. Мәхәббәт җимешләре – кызлары Миләүшә белән Чулпан да йөзләренә кызыллык китермәделәр. Икесе дә, югары белем алып, үз эшләрен булдырдылар.
Әби-бабайны сөендереп биш онык үсеп килә.
Җитмешенче еллар азагында күмәк хуҗалык фермаларында физиотерапия кабинетлары ачыла башлады. Иң беренчесе Көчектә – “Родина” колхозының терлекчелек фермасында эшләп китте. Шунда ук теш дәвалау җиһазлары да куелды. Район хастаханәсеннән килеп, атналар буе эшләүче стоматолог Расим
Низамбиевны халык хәзер дә хөрмәт белән искә ала.
Терлекчеләрне профилактик тикшерүләр дә шунда уза иде. Ә физкабинетка табиб юлламасы белән дәваланырга Шаршады, Кырынды, Варкләд-Бодья, Яңавылдан да авырулар килде. Ни кызганыч, колхозлар таралды, гөрләп эшләгән физкабинетлар да ябылды.
Диләфрүз ханым дәвалау җиһазлары белән медпункт бинасына күчә һәм 18 ел шунда хезмәт куя. Хәзер дә үзе дәвалаган кешеләрнең хөрмәтен тоеп яши шәфкать туташы.
Корбан ашына килгән элекке терлекчеләр якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Күзәтеп тордым: урамнан мөселманча матур итеп киенеп, ап-ак яулыктан, күчтәнәчле төенчекләрен кыстырып әби-апалар килә. Нинди күркәм күренеш! Хәл-әхвәл белешеп, шифалы яңгыр яуганга сөенештеләр алар. Шунда мин күптән түгел Әгерҗедә булган бер Коръән мәҗлесен искә төшердем. Нинди ашка килүләрен белсәләр дә, киемнәре ислам дине таләпләренә муафыйк түгел иде шул.
Күбесе чалбардан, ә берсе, адәм көлкесе, шортыдан килгән, башлары ялангач. Хуҗабикә аларга яулык эзләп мәшәкатьләнде. “Ир-атларга охшап киенгән хатын-кызга һәм хатын-кыз кебек киенгән ир-атка Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте булыр”, диелгән бер хәдистә. Кунакларны шул турыда кисәткәч, “эссе бит”, диештеләр. Ә бит тәмугта мең градустан да эссерәк булачак, диелгән.
Коръән мәҗлесе уздыручы хуҗалар зур чыгымнар тотып аш-су әзерли, догаларыбыз кабул булыр дип өметлнә. Ә тиешенчә киенмәгән кешеләр булган йортка фәрештәләр керми. Ашка затлы бәрхет күлмәк киеп бару мәҗбүри түгел, озын җиңле, озын итәкле киҗе-мамык күлмәк киеп барсагыз, хөрмәтле хатын-кызлар, савабы күбрәк булыр, иншә Аллаһ.
Диләфрүз ханымнарда уздырылган корбан ашы Аллаһыга якынайтучы мәҗлес булыр, Аллаһы боерса. Абыстайлар Мәүлидә Галләмова, Рәмзия Бәдретдинова, бик аңлаешлы, үтемле вәгазьләр сөйләп, күңелләрне хушландырдылар. Коръән аятьләре укылгач, өй эче дә яктырып китте, урамда да ялтырап кояш чыкты.
Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА. Әгерҗе шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев