Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Әхлак дәресләре

Әхлак дәресләре

91 дәрес: гаиләң өчен түккән көчең - садаканың из зурысы. 

Баласына ярты хөрмә биреп Раббысының рәхмәтенә ирешкән ана хәдисен дәвам итәсе килде. 
Чыннан да әти-әниләр бөтен яшьлекләрен, саулыкларын, тилмереп тапкан акчаларын - балалары өчен кызганмыйлар. Кызганыч, күпләре балаларыннан рәхмәт сүзе дә ишетмиләр. Ләкин, ата-ана баласына, гаиләсенә кылган хезмәтен Раббысы ризалыгы өчен башкарса, һәр тырышлыгының савабын алыр. Атаның да гаиләсен тәрбия кылуы, яшәргә урын, ашарга ризык табуы садака булыр. 
 
Пәйгамәбәребез әтиләрне:

*"Ир кешенең гаиләсе өчен тоткан малы - садаканың иң изгесе",* - дип сөендергән. 

Димәк, гаиләң өчен яшәү урыны булдыру, уты-суына түләп тору, өйгә кайткан ризык, алган кием, барысы да садакадан китә. 

Ниятне генә дөресләп торырга кирәк. 

Пәйгамбәр әйткән:

*«Дөреслектә, син Аллаһының ризалыгы өчен тоткан һәр малың өчен савап алырсың, хәтта хатыныңның авызына салган ризык кисәге өчен дә»*(Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Бер галим:

"Әгәр балаң синнән эчәргә су сораганда, пәйгамбәрнең: *"Иң изге садака - су эчертү",* - дигән хәдисен истә тотып, садака нияте белән аңа су бир. Шулвакыт, иң саваплы садака савабын алырсың", - дигән.

Йә, Раббым, гаиләләренә хезмәт итүче ир һәм хатыннардан разый бул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев