Бүген мөселманнар өчен зур бәйрәм – Мәүлид бәйрәме
28 октябрьдә ахшам намазыннан соң Рабигыль әүвәл ае башланды. Бу ай кешелеккә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көнен билгеләүче Мәүлид ән-Нәби белән истәлекле.
Пәйгамбәрнең туган көне 8 ноябрь киченә туры килә.
– Пәйгамбәребез кешеләрнең иң юмарты, иң йомшак холыклысы, иң сабыры булган. Ул зәгыйфьләрне яклаган, үксезләрне кызганган, кеше тормышына һәм хокукына олы хөрмәт күрсәткән. Сәламәтлекне саклауны нәсыйхәт иткән һәм саулыкның Раббыбыз тарафыннан кешеләргә бирелгән олуг нигъмәт булуын аңлаткан. Югары уңышлар, казанышлар Рәсүлебезне масайтмаган, кыенлыклар аны туры юлдан яздырмаган. Ул багышлаучы-бүләкләүче, мәрхәмәтле, йомшак, иманына һәм Аллаһыга тугры, кешеләргә карата гадел булган. Мөбарәк йөзеннән кан акканда да һичкемгә бәддога укымаган. Дошманнарына карата: «Аллаһым, кавемемне якла һәм сакла, аларга тугры юл күрсәт!» – дип дога кылган.
Газиз дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид кичендә Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү, ул яшәгән заманнар, күргән хәлләр, могҗизалар турында китаплар, вәгазьләр уку, сәдака бирү бик тә саваплы, – диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның әлеге уңайдан юллаган мөрәҗәгатендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев