Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Бүген – Рамазанның беренче көне

Мөселман дөньясы Рамазан аена аяк басты: бүген – уразаның беренче көне.

Республикадагы санитар-эпидемилогик вәзгыятьне исәпкә алган хәлдә, быелгы Рамазан аен уздыру тәртибе хакында район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН бәян итә:

  • Бүген – уразаның беренче көне. 24 майда – Рамазан гаете.

Махсус режим шартларында быелгы тәравих намазларын бары тик өй шартларында гына укырга рөхсәт ителә.

Татарстан Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы фитыр һәм фидия сәдакалары күләмен билгеләде. Фитыр сәдакасының күләме – бер кешегә 100 сум исәбеннән. Сәламәтлеге торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучыларга һәрбер көн өчен фидия күләме – 200 сум.

2020 елның 18 мартында расланган чаралар нигезендә, күпсанлы кешеләр катнашында мәҗлесләр уздыру туктатылды. Әлеге мәҗлесләргә ифтарлар да керә.

Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазын уку хакында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев