Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Бәрәкәтле, сәгадәтле ай ничек уза?

Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНга шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек

Бәрәкәтле, сәгадәтле ай ничек уза? Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНга шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Ел буе көтеп алган изге аебыз сизелмичә дә узып бара. Ай дәвамында көн саен “Нур” мәдрәсәсендә 100 кешегә исәпләнгән авыз ачу мәҗлесләре уза. Аларны үткәрүгә матди өлеш керткән, ризык белән ярдәм иткән, табын әзерләгән, җыештыру эшләрендә булышкан барча кардәшләребезгә Аллаһының рәхмәте булса иде. Шулай ук Ямурза мәхәлләсендә дә көн саен ифтар мәҗлесләре оештырыла. Башка мәхәллә мәчетләрендә, йортларда да авыз ачу ашлары уза.

Һәр мәҗлес алдыннан тәрбияви вәгазьләр сөйлибез. Ифтардан соң бергәләп тәравих намазлары укыйбыз, озаклап догалар кылабыз.

Изге ай дәвамында Әгерҗенең ике мәчетендә дә тәравих намазлары вакытында Коръәнне хәтем кылу башкарыла. Шул рәвешле, изге китапны башыннан алып ахырына кадәр укып тыңлау бәхетенә ирешербез, иншаллаһ. “Нур” мәчетендә ахшам намазы алдыннан кычкырып уку да оештырыла. Бу изге эшне башкаруда төп ярдәмчеләребез – Коръән-хафизлар Габделмәҗит һәм Рәҗәбгали хәзрәтләр. Тагын берсе – Гали хәзрәт Яган мәчетенә йөри.

30 апрельдә “Казан Экспо” үзәгендә X республика ифтары уза. Анда безнең районнан 40 кеше чакырулы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев