Быел Кадер кичәсе кайчан булачак?
Ахыргы 10 төннең берсендә Кадер кичәсе яшеренгән булырга мөмкин
Рамазан ае – һәр мөэмин-мөселман өчен зур мөмкинлекләр ае. Аның соңгы ункөнлеге аеруча саваплы, аерым бер мәгънәгә ия. Чөнки Кадер кичәсе, ягъни «Кодрәт төне» Рамазанның соңгы ункөнлегенә туры килә, дип санала.
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам Рамазан аеның соңгы 10 көне килеп җиткәндә, билбавын кысыбрак бәйләп, аны изге гамәлләрдә уздырырга тырышкан.
Нәкъ менә ахыргы 10 төннең берсендә Кадер кичәсе яшеренгән булырга мөмкин. Әгәр бөтен төнен дә гыйбадәттә уздыра алмасаң, Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләм аеруча так төннәргә игътибар итәргә кирәклеген әйтте, – ди хәзрәт.
Кайбер җирләрдә, быел Кадер кичәсе 17 апрельдән 18 апрельгә чыккан төнгә, Рамазан аеның 27нче көненә туры килә, дип язалар. Рөстәм хәзрәт бу сүзләргә дә аңлатма бирде.
Без мөселманнарда тәүлек кичтән башлана. Ягъни башта төн, аннан көн килә. Чыннан да, Кадер кичәсе Рамазан аеның 27нче көненә туры килә, дип әйтүче галимнәребез бар. Бу хакта кайбер риваятьләрдә дә сөйләнелә. Әлбәттә, без үзебез дә бу төнне «Гаилә» мәчетендә намазлар укып, догада үткәрербез. Гыйбадәткә һәрберегезне чакырып калабыз. Әмма Пәйгамбәребез әйтүенчә, Кадер кичәсе турында төгәл генә мәгълүмат юк. Шуңа күрә сөекле Рәсүлебез, Рамазан аен изгелектә уздырсагыз, Кадер кичен һәр көн һәм төннән эзләсәгез хәерлерәк булыр, дигән.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев