Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Бәйрәм намазы укылмый

Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН  24 май – Ураза гаете уңаеннан райондашларыбызга мөрәҗәгать итте:

  • Изге рамазан ае – ураза тоту һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Коръән иңү һәм гөнаһлар ярлыкану ае тәмамланып килә. 24 майда – Ураза гаете. 

Барыбыз өчен дә сынау булган изге айны намус белән үтә алдык, шөкер. Кардәшләребез ураза тоттылар, көннәрен дога кылып һәм Коръән, дини китаплар укып уздырдылар, изге гамәлләр кылдылар. Дөрес, пандемия аркасында бергәләп ифтар кылулар, тәравих намазларына йөрүләребез булмады. Әмма бу гына Ислам кыйммәтләренә тугрылыгыбызны киметә алмады.

Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә билгеләп үтелгәнчә, без барыбыз да ураза бәйрәме көнендә мәчетләрдә очрашырга телибез. Әмма кешеләрнең сәламәтлеген куркыныч астына куярга хакыбыз юк. Шуңа күрә сабыр булыйк. Изге Коръәндә “һәр авырлыктан соң җиңеллек килә” дигән сүзләр бар. Бу сүзләрнең хаклыгына бик тиздән инанып, мәчетләребездә, мәдрәсәсәләребездә күрешербез, иншаллаһ.

Ә бу юлы бәйрәм намазы укылмый. Чөнки моның өчен билгеле шартларның үтәлүе мөһим. Әйтик, җәмәгать белән җыелырга рөхсәт булу...  

Бәйрәм вәгазен һәр мөэмин-мөселман ТНВ телеканалы һәм “Хозур ТВ”ның YouTube каналы аша карый алачак. Туры трансляция иртәнге 6.30 сәгатьтә башлана. 

Ураза гаетен чын гаилә бәйрәме итеп уздырыйк. Аның яктысын балаларыбыз, оныкларыбыз да тоярлык булсын.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Һәркайсыгызга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сәламе булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев