Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Хикмәт – гыйлем һәм гамәл берлегендә

Бу сүзләрнең асылын шушы көннәрдә "Нур" мәдрәсәсен тәмамлап кулларына шәһадәтнамә алган унбер шәкерт аеруча яхшы аңлый. Чөнки алган гыйлемнәрен тормышта кулланганда гына өч ел дәвамында уку йортында белем алулары файдага булачак бит аларның. Укый башлаганда ике дистәдән артык булган, ә чыгарылыш кичәсенә унбере генә килеп җиткән шәкертләр турында тантанада бик...

Бу сүзләрнең асылын шушы көннәрдә "Нур" мәдрәсәсен тәмамлап кулларына шәһадәтнамә алган унбер шәкерт аеруча яхшы аңлый. Чөнки алган гыйлемнәрен тормышта кулланганда гына өч ел дәвамында уку йортында белем алулары файдага булачак бит аларның.
Укый башлаганда ике дистәдән артык булган, ә чыгарылыш кичәсенә унбере генә килеп җиткән шәкертләр турында тантанада бик күп мактау сүзләре яңгырау гаҗәп түгел. Менә алар, мәдрәсәдә өч ел буе "энә белән кое казыган" укучылар: Мәрьям Акбашева, Әнисә Баһавиева, Айсылу Бариева, Исфира Җиһәнгәрәева, Энҗе Зиннурова, Илмира Садыйкова, Котдус Сәләхиев, Роза Хаҗиева, Тәскирә Вәлиева, Гөлнара Тимербаева, Рәмзия Шәймөхәммәтова. Дини гыйлемнәрне үзләштерү өчен һәркайсына күпме сабырлык, тырышлык, үҗәтлек кирәк булгандыр. Аларның барлык имтиханнарны уңышлы тапшырып чыгулары - шушы сыйфатларга ия булуларына ачык дәлил. "Имтиханнарда сораулар җиңелдән булмады. Тик без, мөгаллимнәр, аларның нәтиҗәләреннән бик канәгать калдык", - диде мәдрәсә мөгаллиме Рамазан хәзрәт Хәмидуллин да. Шәкертләргә шәһадәтнамә тапшырганда да мөгаллимнәр һәркайсына сыйфатлама биреп бардылар. Һәрберсендә "сездәге тырышлык һәм көчле теләк теләсә кайсы мәктәп укучысын көнләштерелек" дигән фикер үрелеп барды. Әйе, яшерен-батырын түгел: дини гыйлемнәр тупламавыбызны күбебез вакыт, хәтер юклыгына сылтыйбыз. Ә бу шәкертләргә гыйлем учагына килү өчен бер сәбәп тә киртә булмаган. Әнә, Иж-Бубыйдан Исфира апа Җиһәнгәрәева, инде сигезенче дистәсен вакласа да, хәтерем начар дип тә тормаган, юлда йөрүдән дә курыкмаган. Шуңа:"Бу шәһадәтнамә минем өчен аеруча кадерле", - диде ул тантанада. Ә менә Гөлнара Тимербаева һәм Тәскирә Вәлиева мәдрәсәгә эштән соң йөреп укыганнар. Изге юлда һәм уйда булганнарга Аллаһы Тәгалә менә шулай ярдәмен бирә ул.
Гыйлем тупларга ярдәм итүдә вакытларын да, тырышлыкларын да кызганмаган мөгаллимнәргә ихлас рәхмәт сүзләрен белдерделәр шәкертләр. Укучылар аңына Аллаһы Тәгалә сүзләрен салуга зур көч куйган Ясминә ханым Латфуллина, Гүзәл ханым Ханнанова, Гөлсинә ханым Беридзе, Хәлим, Рамазан, Илдар хәзрәтләр мондый зурлауга да, мактауга да бик лаек. Моңа җавап итеп остазлары шәкертләренә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Мөгаллимнәренең: "Диплом алып кына сезнең өстән бурыч төшми. Иң мөһиме - алган гыйлемнәрегезне тормышта кулланыгыз, тагын да арттырыгыз. Белгәннәрегезне башкаларга да өйрәтегез, аларны дин юлына әйдәгез. "Без күп беләбез" дип тәкәбберләнә күрмәгез", - кебек үгет-нәсыйхәтләрен күңелләренә салмый калмаганнардыр мәдрәсәне тәмамлаучылар.
"Мәдрәсәдә укыганда бик күп йокысыз төннәр уздырырга туры килде. Имтиханнар вакытында аеруча борчылдык. Тик хәзер аерылышасы килми. Күңел мәдрәсәгә тартыла", - диделәр шәкертләр. Моңаерга ашыкмагыз, сезгә бирегә кабат-кабат килергә наыйп булыр әле: ифтар ашларына, дини мәҗлесләргә. Ә кемдер дини өлкәдә туган соравына җавап табу нияте белән кабат мөгаллименә мөрәҗәгать итәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев