Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Динебез сабырлыкка, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә

70 яшен каршы алган дин кардәшебез һәрчак игелек кылу юлында

Төрле чак була

Әлеге сыйфатларга ия булу менә инде 30 ел дәвамында тумыштан икенче төркем инвалид энесен хөрмәтләп тәрбияләргә дә ярдәм итәдер Әлфия апага. 

– Без гаиләдә биш бала үстек: дүрт малай, бер кыз. Бер энем Өлфәт 18 яшендә фаҗигале төстә вафат булды. Тагын берсе Рафинат 50 яшендә үлде. Абыем Рифкатьнең якты дөньядан киткәненә дә ике ел була инде, – дип сөйли. 

Тагын бер энесе Ринат белән менә инде 30 ел бер түбә астында яшиләр. 

– Әти-әни вафатыннан соң авыру туганымны үзебезгә алып кайтып тәрбияли башладым. Яшермим, төрле чак була: ачуланышабыз да, кочаклашып елыйбыз да. Ничек кенә булмасын, ныклап чирли башласа, исән генә булсын, дип борчылам. Чөнки мин аның белән бергә яшәргә күнеккән инде. Әле ярый, балаларым да ярдәм итә. Узган ел улым Ленар белән җәй буе Кече Пурга, Ижау хастаханәләренә йөрттек. Мондагы хастанәгә дә алып бара. Төп йортыбызга мунчага да алып китә. Кирәк чакта кызым Альбина да булышырга килеп җитә, – дип сөйли ана. 

“Мин намазга басу белән энем кисәк кенә тәмәке тартуын ташлады”, – дип тә гаҗәпләндерде Әлфия апа. “Кайчак миңа ияреп “Бисмилләәһир-рахмаанир-рәхиим” дип тә кабатлый туганым”, – дип тә сокландырды.  

Һәр көнен файдалы уздырырга тырыштым

38 ел тимер юлда, төгәлрәге, локомотив депосында эшли Әлфия апа. 

– Слесарь да булдым, аккумуляторчы да. Кайда кушсалар, шунда бардым, – дип бәян итә. Ныклап дингә килүе лаеклы ялга чыккач булса да, дини орлыклар күңеленә кечкенәдән салынган була. 

– Хәдичә әбием бик дини иде: намаз да укыды, ураза да тотты. Аның белән сәхәргә торганым әле дә истә. Уразамны көне буе тота алмасам да, әбиемә ияреп конфет белән тәмләп чәй эчкән вакытларны әле сагынам, – ди ул. 

Ураза дигәннән, быел да изге ай дәвамында ураза тотуына, тәравих намазларына, ифтарларга йөрүенә сөенә. 

– Башка кардәшләрем кебек үк,  мин дә изге айның һәр көнен файдалы итеп уздырырга тырыштым.Бик күп итеп догалар кылдым, Коръән укыдым, – ди. – Юкка гына Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә үзенең бер хәдисендә: “Өйләрегездә Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укыгыз”, – димәгән бит. Кат-кат укыган саен, асылына ныграк төшенеп, күңелгә тирәнрәк уела бара изге китаптагы сүзләр. 

Дини гыйлем туплауда ярдәм иткән Әгерҗе мәдрәсәсе мөгаллимнәренә ихлас рәхмәтле ул.  

– Мәдрәсәне 2019 елда тәмамладым. Ковид авыруы белән бәйле чикләүләр аркасында ике ел гына укый алсак та, төп нигезне үзләштерергә өлгердек. Аннан үзлегемнән күп укырга туры килде. Әле хәзер дә белемнәремне камилләштерүне дәвам итәм, – ди Әлфия апа.  

Күңел кушуы буенча

Бүгенге көндә тагын бер бик тә саваплы да, җаваплы да гамәл башкара ул: мәетне тиешле итеп пакьләп соңгы юлга озатуда катнаша.

– Беренче тапкыр әбиемне юганны карап торганым истә. Ул чакта яшүсмер генә идем әле. Яшермим, курыктым. Аннан соң әниемнең туганын пакьләгәндә чакырдылар. Ел ярым элек шушы вазифаны тәкъдим иткәч, каршы килмәдем. Люция апа Туганаева, Рәмзия апа Шәймөхәммәтова белән бергәләп киңәшләшеп башкарабыз бу эшне, – ди Әлфия апа. 

– Мәетне юуның үз тәртибе булган кебек, мәет юучыга карата да билгеләнгән кагыйдәләр бар. Әйтик, аның тәһарәтле булуы мөһим.Мәет юганда кирәкле сүзләр генә сөйләү тиешле, юк-бар сөйләргә ярамый. Мәет нинди  генә хәлдә булмасын, соңыннан бу хакта сөйләп йөрү – гөнаһ һәм башкалар.Әнә шулай, әлеге гамәлне башкаруга алыну төрле яклап зур җаваплылык өсти, – дип дәвам итә.

... Мәетне пакьләп соңгы юлга озаткач булсынмы, башка чарадан соңмы, эш бетү белән фатирына ашыга Әлфия апа. Чөнки анда бертуганы Ринат көтә. Фатир дигәннән, җәй көннәрендә үзе яши торган өч катлы йортның тирә-ягында чәчәкләр үстерүдә дә катнаша ул. Быелгы карлы кышта подъезд төбен кардан чистарту өчен кулына көрәген дә еш алган. 

Әнә шулай, күңел кушуы буенча һәрчак игелек кылу юлында күптән түгел 70 яшен каршы алган мөхтәрәм кардәшебез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев