Дога белән дәваланып буламы?
“Фатиха” сүрәсендә һәр авыруга шифа бар
Берәр авырлык килеп чыкса, сәламәтлегебез какшап китсә, шунда ук Аллаһны искә төшереп, кулларыбызны күтәреп, дога кылырга керешәбез. “Бәкара” сүрәсенең 186нчы аятендә Аллаһы Тәгалә Үзе дә: “Бәндәләрем Минем турында сораштырсалар, әйт: Мин чыннан да һәр кешегә бик якын һәм Миңа ялварып дога кылучыларга җавап бирәм, бәлки алар туры юлны табарлар”, – ди.
Догабыз Аллаһка барып ирешсен өчен нәрсә эшләргә кирәк һәм ни өчен кабул булмаган догаларыбыз безнең хәерле генә булачак? “Сәләх” мәчете имам хатибы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ шулар хакында сөйләде.
– Дога ул гарәп теленнән мөрәҗәгать итү, сорау дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез (с.г.в.), дога ул бәлалардан саклый, хәтта кешенең тәкъдирен дә үзгәртә ала, диде. Пәйгамбәрнең сәхабәсе Ибне Гомәр: “Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, бу язуны беркайчан да сөртелми торган ит”, – дип дога кылуы билгеле. Моннан күренгәнчә, дога ул чыннан да көчле корал. Даими рәвештә дога кылган кеше беркайчан да үзен югалган булып тоймас, чөнки Аллаһ кешенең догасына җавап бирмәүдән ояла.
– Дога белән дәвалану очраклары турында да ишетеп беләбез...
– Күп гасырлар элек атаклы галим Әбүгалисина әйткән: “Авыруны дәвалауда өч төрле чара бар: сүз, үлән һәм пычак”, – дип. Әйе, хәзер инде теләсә кайсы әгъзага операция ясап, кешене үлем тырнагыннан тартып алып калулар да – гадәти күренеш. Төрле үлән ярдәмендә медицина дарулар җитештерә, ә халык медицинасы ул үсемлекләрнең үзен генә кулланудан да искиткеч могҗизаларга ирештерә. Сүз, ягъни Коръән аятьләре белән дәвалану да бар әле. Догаларның авыруларны дәвалауга ярдәме зур булуын бүгенге заман галимнәре дә исбат итте. Безнең ата-бабаларыбыздан калган “өшкерү”ләр дә әнә шул рәвешле дәвалауның дәлиле булып тора түгелмени?
Ләкин без бүген бу изге Китапның илаһи көче хакында белеп кенә бетермибез. Ә анда әйтелгән: “Әгәр ошбу Коръәнне тауга иңдергән булсак, әлбәттә, ул тауны курыккан хәлдә күрер идең: ул Аллаһыдан курыкканнан ярылыр иде”, – диеп. Коръән белән дәвалану шәригатьтә билгеле. 17 сүрәнең 82 аятендә: “Бу мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез, әмма Коръән белән гамәл кылмаган залимнәргә Коръән аятьләре хәсрәтне вә һәлакәтне генә арттырыр”, – диелгән.
Традицион медицина кешеләргә ярдәм итә алмаган чакларда да, Коръән аятьләре белән дәвалана алу очраклары хакында күп мисаллар китерергә була. Әйтик, “Фатиха” сүрәсендә һәр авыруга шифа бар. Аны көненә йөз тапкыр укысаң, шифасын да табарсың. Галимнәр әйтүенчә, иртәнге намаздан соң кырык көн буена кырык бер тапкыр “Фатиха” сүрәсен укырга кирәк. Шунда ук догаң кабул була. Ләкин Коръән белән дәвалану өчен, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм Коръәнгә ышанырга кирәк.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев