Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Догалар кабул була торган чак

Ислам галимнәре билгеләвенчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә – Бәраәт кичәсе. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә  иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган. Быел ул 19 апрельдән 20сенә каршы төнгә туры килә: кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана.

Пәйгамбәребез хәдисендә Бәраәт кичәсе хакында болай диелә:

  • Шәгъбан аендагы Бәраәт кичәсен гыйбадәт белән уздырыгыз. Көндез ураза тотыгыз, чөнки ул кичне Аллаһы Тәгалә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм “Юкмы гафу сораучы – аны гафу итәм. Юкмы ризык сораучы – аны ризыкландырам. Юкмы кайгылы һәм авыру кеше – шифасын бирәм. Моннан башка нинди теләкләр булса, сорасыннар – бирермен”, – дияр һәм бу хәл кояш чыкканчы дәвам итәр”, – дип әйтелгән.

Пәйгамбәребез әйткәнчә, Бәраәт кичәсе – догалар һәм теләкләр кабул була торган бер кич. Бу мөбарәк кичне үзебез, гаиләбез, балаларыбыз, милләтебез һәм бөтен мөэмин кардәшләребез өчен дога кылып, Аллаһтан дөнья вә ахирәт бәхете сорарга кирәк.

“Ислам дине нигезләре” китабыннан файдаланылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев