Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Фитыр сәдакасы турындагы берничә сорауга ҖАВАП

«Балигъ булган, гает көнне ризык алырга акчасы җиткән, мохтаҗлык кичермәгән, өстендә акча белән бәйле бурыч тормаган һәр мөселман кешесе дә ураза фитыры бирергә тиеш»

Фитыр сәдакасын кемнәр бирергә тиеш һәм аны кемнәргә бирү хәерле? Әлеге сәдаканың күләме ничек билгеләнелә? Аны акчалата бирү мәҗбүриме?

«Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән без шул сорауларга ачыклык керттек.

– Алмаз хәзрәт, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте фитыр сәдакасының күләмен билгеләп, шул турыда халык¬ка җиткергәннән соң, социаль челтәрләрдә кайберәүләр, сәдаканың билгеле күләме юк, аны кем ничек бирә ала – шулай түли, дигән фикер белдерде. Шушы мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде.

 

«Элек, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) хәдисенә таянып, фитыр сәдакасының күләмен шул урында үсә торган йөзем һәм арпа, бодай кебек бөртеклеләр бәясеннән чыгып исәпләгәннәр: ярты сагъ (шул вакыттагы үлчәү берәмлеге) күләмендә бодай йә булмаса бер сагъ күләмендә хөрмә, йөзем җимеше. Ярты сагъ ул якынча 1,5 кг, бер сагъ – 3 кг. Пәйгамбәребез заманында фитырны 3 кг йөзем белән биргәннәр. Габдуллаһ ибен Гомәр әйтте: «Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын мөселманнардан булган кол һәм ирекле кешегә, ир-атка һәм хатын-кызга, балаларга һәм олыларга бер сагъ күләмендә хөрмә җимешеннән яки бер сагъ күләмендә арпадан түләргә кушты. Ул бу сәдаканы кешеләр гает намазын укырга чыкканчыга хәтле бирергә әмер итте» (Бохари хәдисләр җыентыгы).

 Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 57 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 720 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1100 сум.

– Ни өчен фитырны Рамазан аеның соңгы көннәрендә бирергә кирәк? Ай дәвамында бирсәң ни була?

 

«Хәнәфи мәзһәбе буенча, аны Рамазан ае керүгә дә, ай дәвамында да бирергә ярый. Әмма иң хәерлесе – Ураза гае¬те көнне бирү. Пәйгамбәребез фитырны, ярлы, мохтаҗ кешеләрне бәйрәмдә сөендерү максатыннан, гает көнне тамаклары тук булсын дип, аны гает намазына барган вакытта биргән. Иң мөһиме – фитырны ураза гаете укылганчы биреп калырга ашыгыгыз. Гает намазыннан соң ул гади сәдака санала. Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтте: «Кем дә кем фитыр сәдакасын гает намазын укыганчы бирсә, ул гөнаһлардан пакьлаучы кабул кылынган сәдака була, ә кем дә кем аны гает намазыннан соң бирсә, ул гади бер сәдака гына булачак» (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы).


– Фитыр сәдакасын бирмичә, уразаң кабул булмый дигән сүз ул каян килеп чыккан?


«Кабул булмый дип әйтү бик үк дөрес түгел. Бу сәдаканы бирмәүче кешенең ураза тотканда эшләгән хаталары, кимчелекләре, сөйләгән буш сүзләре гафу ителми һәм шул сәбәпле уразага әҗер-савабы азрак була. Габдуллаһ ибен Габ¬бәс исемле бер сәхабә әйтте: «Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын ураза тотучы кешене мәгънәсез буш сүздән, оятсыз, сүгенү сүзләрдән пакьлау һәм мохтаҗ кешеләргә ризык булсын өчен түләргә кушты» (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы).


– Фитырны бөтен кеше дә бирәме, әллә ураза тотучы гынамы?


«Балигъ булган, гает көнне ризык алырга акчасы җиткән, мохтаҗлык кичермәгән, өстендә акча белән бәйле бурыч тормаган һәр мөселман кешесе дә бирергә тиеш. Ураза тотканы да, тотмаганы да. Безнең өчен ул ваҗиб гамәл, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле эш. Үтәмәсәң, гөнаһлы буласың».

Чыганак
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев