Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Әгерҗе егете Рамазанга – исемле стипендия

Болгарда узган мөселман белем бирү оешмаларының V форумы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика уку йортларында белем алучы алдынгы студентларга, олимпиада, бәйге, викториналар активистларына исемле стипендияләр тапшырды. Махсус стипендиягә ия булучылар арасында Әгерҗенең 4нче мәктәбендә белем алган Рамазан Туганаев та бар. Рамазан - Казан Россия Ислам университетының III курс...

Болгарда узган мөселман белем бирү оешмаларының V форумы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика уку йортларында белем алучы алдынгы студентларга, олимпиада, бәйге, викториналар активистларына исемле стипендияләр тапшырды.

Махсус стипендиягә ия булучылар арасында Әгерҗенең 4нче мәктәбендә белем алган Рамазан Туганаев та бар. Рамазан - Казан Россия Ислам университетының III курс студенты. "Укуда, фәнни-эзләнү, җәмәгать эшчәнлегендә ирешкән аерым уңышлары өчен" дигән сүзләр язылган Дипломга ия булган яшь якташыбыз моңа кадәр дә югары стипендия алып укыды. Рамазанны чираттагы уңышы белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев