Әгерҗе мәдрәсәсендә дини бәйге бәйрәм рухында үтте
Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә балалар арасында традицион Коръән бәйгесе узды. Бәйгедә Әгерҗедән, Иж-Бубый, Тирсә, Чишмә, Кырынды, Хор.Ключ, Татар Шаршадысы, Ямурза, Исәнбай авылларыннан 21 малай һәм 25 кыз катнашты. Алар бәйгегә остазлары һәм әти-әниләре белән килгәннәр иде. - Без бүгенге бәйгегә ирем Ринат, кызларыбыз Камилә һәм Җәннәт, улларыбыз Абделмәлик, Нуриман, Яхъя белән...
Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә балалар арасында традицион Коръән бәйгесе узды.
Бәйгедә Әгерҗедән, Иж-Бубый, Тирсә, Чишмә, Кырынды, Хор.Ключ, Татар Шаршадысы, Ямурза, Исәнбай авылларыннан 21 малай һәм 25 кыз катнашты. Алар бәйгегә остазлары һәм әти-әниләре белән килгәннәр иде.
- Без бүгенге бәйгегә ирем Ринат, кызларыбыз Камилә һәм Җәннәт, улларыбыз Абделмәлик, Нуриман, Яхъя белән бергәләп килдек. Бер яшьлек оныгыбыз Асия дә - безнең белән. Ул да Коръәннән аятьләр белә инде. Быелгы бәйгегә гаиләләр белән килүчеләрнең күп булуы сөендерә. Гомумән, катнашучыларның саны да елдан-ел арта, - диде Чишмәдән Энҗе ханым Корбанова. Аларның өч яшьлек уллары Яхъя уналты (!) сүрәне яттан белүе белән жюри әгъзаләрен таң калдырды. Әгерҗедән аның яшьтәше Кәрим Гәриев та берничә сүрәне яттан белә икән. Ә жюри әгъзаләренә килгәндә, малайларның осталыгына бәяне Татарстан Диния нәзарәтенең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм аның ярдәмчеләре Булат хәзрәт Мөбарәков белән Идрис хәзрәт Кыямов бирделәр.
- Быелгы жюрида Коръән-хафизларның, ягъни Коръәнне яттан белүчеләрнең булуы бәйгенең дәрәҗәсен тагын да арттыра, ә безгә олы җаваплылык өсти, - диделәр бәйгедә катнашучылар бу хакта белгәннән соң.
Ә кызларның уку осталыгын Әгерҗедән Әлфия Галләмова, Чишмәдән Камилә Корбанова, Ямурзадан Миләүшә Баһаветдинова тикшерде.
Малайлар һәм кызлар аерым-аерым дүрт яшь төркемендә сыналдылар. Аларның һәркайсы жюри вәкилләре алдында Коръәннән "Фатиха" һәм үзе теләгән бер сүрәне яттан сөйләргә, аннан Коръәнне гарәпчә укып күрсәтергә тиеш иде. Шулай ук бәйгечеләрнең киенү әдәбе, Коръәнне макәм һәм тәҗвид кагыйдәләре нигезендә укулары да игътибардан читтә калмады.
- Үзем теләгән сүрәләр арасынннан мин жюри әгъзаләренә "Тәбарәк" сүрәсен сөйләп күрсәттем. Ә тулаем алганда, 25ләп сүрәне яттан беләм. Коръәнне гарәпчә укырга апаларым Гүзәл һәм Миләүшә ярдәме белән өйрәнгән идем. Минем бу бәйгедә беренче тапкыр гына катнашуым түгел инде. Тик моңа кадәр призлы урыннар алганым булмады, - диде Хор.Ключтан Исламия. Сүз уңаеннан: мөселман әдәбе белән бик тә күркәм итеп киенеп килгән Исламия бу юлы 10-12 яшьлек кызлар арасында җиңүче булды.
Бәйге бәйрәм рухында бик күркәм үтте. Катнашучыларның һәркайсын тыңлаганнан соң җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урын алучыларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр, ә һәрбер катнашучыга рәхмәт хатлары белән бергә истәлек бүләкләре һәм баллы призлар тапшырылды. Бәйгечеләр өчен мәдрәсә ашханәсендә тәмле ризыклар белән мул табын да әзерләнгән иде.
- Ярышны әзерләүгә зур тырышлык куйган район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәткә, матди ярдәм күрсәткән барлык кардәшләребезгә Аллаһының рәхмәт булсын иде, - диде "Нур" мәчете имамы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.
Бәйгедә җиңүчеләрнең исемлеге белән газетабызның сайтында (agryz-rt.ru) таныша аласыз. Биредә шулай ук катнашучыларның фотолары да урын алган.
Язманы әзерләгәндә редакциягә сөенечле хәбәр килеп иреште. Чаллының "Ак мәчет"ендә узган республикакүләм Коръән бәйгесендә Чишмәдән Нуриман Корбанов II урын алган һәм Диплом, кыйммәтле бүләккә лаек булган. Яшь кардәшебезне чираттагы җиңүе белән ихлас котлыйбыз һәм алга таба да матур үрләр яулавын телибез.
Әлеге бәйгедән фотоларны моннан карагыз: http://www.agryz-rt.ru/tt/the-news-tat/item/16207-%D3%99ger%D2%97e-m%D3%99dr%D3%99s%D3%99send%D3%99-kor%D3%99n-ukuchyilar-yaryishtyi-%20-foto-video.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев