Әгерҗе мөхтәсибәтендә мәчетнең юбилеена багышланган чара булды
Мәчетнең 130 еллыгы уңаеннан
Әгерҗе районының Шаршады авылында иганәче Шәйх-Али ярдәме белән салынган мәчетнең 130 еллыгы уңаеннан «Бер тарихта мең тарих» дип аталган чара узды.
Анда Татарстан Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Менделеев районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев һәм башка дин әһелләре, район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев һәм башкалар катнашты. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар авыл клубында «Безнең тарих — гомерле тарих, моңы килә Шәйх-Алилардан» дип аталган тантаналы өлешне тамаша кылганнан соң, элеккеге мәчет булган урында урнашкан ФАП бинасына элмә такта урнаштыру чарасында булды, авыл тарихы музеен карады.
Чарада әлеге авыл абыстае Гөлзар абыстай Хәбировага Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев