Әгерҗе мөселманнары хаҗга әзерләнә
Мөселман дөньясындагы ике зур бәйрәмнең берсе булган Корбан бәйрәме быел 1 сентябрьгә туры килә. Әлеге олуг бәйрәмне күп кенә райондашларыбыз изге хаҗ җирләрендә каршы ала. Быел изге сәфәргә районыбыздан унөч кардәшебез барырга ниятләп тора. Менә алар - Әгерҗедән Рәфикъ Шакиров, Рәшит Абдуллин, Евгений-Рәмзия Трейдиннар, Кадрия Диева, "Нур" мәдрәсәсе шәкертләре Рәшит...
Мөселман дөньясындагы ике зур бәйрәмнең берсе булган Корбан бәйрәме быел 1 сентябрьгә туры килә. Әлеге олуг бәйрәмне күп кенә райондашларыбыз изге хаҗ җирләрендә каршы ала.
Быел изге сәфәргә районыбыздан унөч кардәшебез барырга ниятләп тора. Менә алар - Әгерҗедән Рәфикъ Шакиров, Рәшит Абдуллин, Евгений-Рәмзия Трейдиннар, Кадрия Диева, "Нур" мәдрәсәсе шәкертләре Рәшит Әхмәтшин, Марина Романова, Көчек авылыннан Рәшит Галләмов, Исәнбайдан Наилә Шәйдуллина, Ямурзадан Илшат-Әнсәрия Сәхиповлар. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт һәм аның җәмәгате Әлфия ханым Гыйззәтуллиннар да изге бәйрәмне хаҗ җирләрендә каршы алачак. Кардәшләребез 10 августлардан соң ерак юлга кузгала. Аларның хаҗи-хаҗияләр булып туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтуларын телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев