Әгерҗе мөслимәләре хиҗап көнен бәйрәм итте
“Нур“ мәчетендә узган чарада район мөслимәләреннән тыш, Удмуртиянең Можга шәһәреннән дә мөгаллимнәр катнашты.
1 февральдә Халыкара хиҗап көне билгеләп үтелә. Әгерҗе мөхтәсибәте “Ак калфак” оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә “Киеме күркәм – күңеле пакь” темасына түгәрәк өстәл оештырды. Бу чарада шәһәрдә яшәүче мөслимәләр генә түгел, Можга шәһәреннән дә мөгаллимәләр катнашты. Мәскәүдән һәм Казаннан да кунакларның булуы бу чараның күпләр өчен бик әһәмиятле булуын ассызыклый.
Түгәрәк өстәлдә замана мөслимәләрнең образы һәм киеме, аларның җәмгыятьтәге урыны һәм иҗтимагый активлыгы турында фикер алышу булды. Чара кысаларында яулык бәйләү буенча мастер-класс оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев