Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Әгерҗе районы мөхтәсибе сайланды

Мәчет эше – уч төбендә кебек

Әгерҗенең “Нур” мәчетендә узган мөхтәсибәт җыелышында соңгы дүрт ел эчендә башкарылган эшләр барланды, имам-мөхтәсиб сайланды.  

Җыелыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев, Аксубай районы имам-мөхтәсибе, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, мәхәллә имамнары, мөгаллимәләр катнаштылар. 

–    Бүген Әгерҗе районында 36 мәчет һәм бер мәдрәсә бинасы исәпләнә. Мәчетләрнең дүртесе соңгы дүрт елда ачылды: Красный борда, Сокманда, Чишмәдә һәм Наҗарда. Ике мәчет тарихи мирас объекты булып исәпләнә. Болар – Иж-Бубый һәм Саклау мәчетләре. Ни кызганыч, алар бүгенге көндә файдаланылмый, – диде үз чыгышында район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.  

Күп кенә мәчетләрдә дини укулар алып барыла: Әгерҗедә “Нур” һәм “Хәсән” мәчетләрендә, Иж-Бубыйда, Кырындыда, Шаршадыда, Ямурзада, Исәнбайда, Салагышта, Чилчәдә, Кичкетаңда, Тирсәдә һәм Чишмәдә. Аларда 125 хатын-кыз, 30 ир-егет, 80 бала дини гыйлем эстәгән.

–    Башка шәһәрләрдә дини гыйлем алучылар да бар. Әйтик, дүрт шәкертебез  Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә, өч шәкерт Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. Казанның 1000 еллыгы мәдрәсәсендә, Казан Ислам университетының Коръән ятлау үзәгендә, Казан Ислам институты магистратурасында, Урыссу шәһәренең “Фәнис” мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләребез дә бар, – дип сөйләде хәзрәт.  

Авыл имамнарының белемен күтәрүгә дә игътибар бирелә. Мисалга,  алар өчен Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре булышлыгы белән укулар оештырылган. Авылларга чыгып семинарлар, вәгазь кичәләре уздырылган. Мәетне соңгы юлга озату тәртибенә багышланган аерым курслар оештырылган. Җиде-сигез имам ел саен Казанга дини курсларга җибәрелә.

Габделкәрим хәзрәт мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган дини чаралар турында да сөйләде. Болар – намаз уку, “Исламның биш нигезе”, азанчылар бәйгеләре һ.б.лар. Дин әһелләре мини-футбол, волейбол, биатлон кебек спорт ярышларында да сыналган.  

–    Мәчетнең, имамның эшчәнлеге – уч төбендә кебек: аны һәркем күреп тора. Имам үз тормышын, эшчәнлеген күркәм дә, әдәпле дә итеп кора белергә тиеш. Чөнки аның үз артыннан башкаларны ияртәсе бар. Бу яклап Әгерҗе мөхтәсибәте эшчәнлегендә күркәмлек бар. Без моны Габделкәрим хәзрәт чыгышыннан да күрдек, – диде Равил хәзрәт Зөфәров. Артур Акбашев та Әгерҗе районында дин эшләренең алып барылуы белән канәгать булуларын ассызыклады. 

–    Бүген сезнең алда мөһим бурыч тора: мөхтәсибәтне алдагы дүрт елда әйдәп барачак җитәкчене сайлау, – дип мөрәҗәгать итте Равил хәзрәт имамнарга.  

Имамнар, үз чиратларында, әлеге җаваплы вазифага бертавыштан кабат Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинны сайладылар.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев