Әгерҗе районында “Ураза тотучыны ашат” игелекле акциясе дәвам итә
Рамазан ае башланыр алдыннан Әгерҗе районы мөхтәсибәте “Ураза тотучыны ашат” дип аталган игелекле акция игълан иткән иде.
- Игелекле чарага кушылучылар бар, шөкер, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.
Хәзрәт әйтүенчә, акчалата ярдәм итүчеләр дә, азыклата булышлык күрсәтүчелр дә бар.
- Җыелган акчаларга без әзер хәләл ризык сатып алабыз.Әлеге ризыкны Ижаудагы хәләл кафега заказ биреп әзерләтәбез, – ди хәзрәт.
Дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә әзер ризыкларны 100-115ләп кардәшебезгә таратканнар. Болар – ураза тотучылар, өлкән яшьтәгеләр, мохтаҗлар.
Игелекле акция дәвам итә. Аңа кушылырга теләүчеләр 89872930463, 89093136522 телефоннарына шалтыратып кирәкле мәгълүматны алалалар.
- Пәйгамбәребезнең “Ураза тотучыга тукландыручыга да шуның кадәр үк савап язылыр” дигән вәгъдәсе бар. Шул ук вакытта аның малы да кимемәс. Чарада катнашучыларга Аллаһының рәхмәте булсын, – ди Габделкәрим хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев