Әгерҗедә бәйрәм намазы сәгать ничәдә башлана
Мәхәллә мәчетләрендәге намаз уку вакытын имамнар хәл итә
Район имаммөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘ ТУЛЛИН:
2 майда – Ураза гаете. Әгерҗенең “Нур” мәчетендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать 7дә укыла. Мәхәллә мәчетләрендәге намаз уку вакытын имамнар хәл итә. Бу көнне Әгерҗедә һәм Ямурзада балалар өчен бәйрәм оештыру уебыз да бар.
Кардәшләребез тапшырган фитыр сәдакалары акчаларына азык-төлек тупланмалары җыеп, бәйрәм алдыннан мохтаҗларга өләшергә ниятлибез.
Мохтаҗлар дигәннән, аларга ризык таратуга тәгаенләнгән “Ярдәм янәшә” пункты озакламый М. Горький урамы, 13нче йортта (элеккеге сөт кухнясы) эшли башлый. Мохтаҗларга кием-салым тарату эше дә шушы йортта урнашкан бүлмә аша башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев