Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗедәге “Нур“ мәчетен ремонтлау планлаштырыла

Изге эшкә күп кенә кардәшләребез кушылган инде.

Әгерҗенең “Нур” мәчетендә узган соңгы җыен вакытында Аллаһ йортына керү уңаен ремонтлау, төгәлрәк әйткәндә, аны зурайтып, җылытып эшләү хакында да сүз алып барылды. Әлеге фикерне күп кенә кардәшләребез хуплады. Шунда ук изге эшкә матди ярдәм күрсәтергә теләк белдерүчеләр дә табылды.

  • Социаль челтәрләрдә аерым төркем булдырып, ярдәм күрсәтүчеләрнең исемнәрен шунда урнаштырып барабыз. Уртак тырышлык белән байтак кына сумма җыелды инде. Аларның һәркайсына Аллаһының рәхмәте яусын. Нинди изге уй-теләкләре булса, шуларга ирешергә язсын, Аллаһ мал-мөлкәтләренә бәрәкәт бирсен, – ди район имам-мөхтсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.

Изге эшкә үз өлешләрен кертергә теләүчеләр булса, 89872930463 телефоны буенча хәбәрләшә алалар.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев