Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗелеләрнең изге Рамазан ае ничек уза?

 Рамазан ае сизелмичә дә узып бара

Изге ай ничек уза? Кардәшләребезгә шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, район имам-мөхтәсибе:


–    Рамазан ае сизелмичә дә узып бара. Изге ай дәвамында “Нур” мәдрәсәсендә 100 кешегә исәпләнгән ифтар мәҗлесләре оештырыла. Бирегә “Хәсән” мәчетендә йөрүче кардәшләребез дә килә. Ифтардан соң бергәләп тәравих намазлары укыйбыз. Ямурза мәхәлләсендә дә көн саен авыз ачу мәҗлесләре уза.   

Изге ай дәвамында Әгерҗенең ике мәчетендә дә Коръәнне тавыш белән  уку оештырыла. Бу изге гамәлне башкаруда төп ярдәмчеләребез – Казанның Коръән хафизлар әзерләү үзәгеннән килгән Куаныч һәм Садретдин шәкертләр. Коръәнне матур һәм дөрес итеп укучы  шәкертләрнең дәресләрен күп кардәшләребез көтеп ала.    

“Нур” мәдрәсәсендә мөгаллимә Әлфия Галләмова җитәкчелегендә хатын-кызлар өчен Коръән уку оештырыла. 
Изге ай дәвамында рухи азык туплау физик хезмәт белән чиратлаштырып алып барыла.  Моны кардәшләребезнең язгы җыештыру өмәләрендә актив катнашуларына ишарәләп  әйтүем. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.)нең: “Чисталык – иманның бер өлеше” дигән сүзләрен дә һәрчак истә тоту фарыз.     

Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА, Әгерҗе шәһәре:

–    Узган ел пандемия аркасында ифтарлар уздырылмагангадыр, халык бу мәҗлесләрне бик сагынган. Мәчетләрдә дә, йортларда да ифтарлар бик күп уза быел. Һәркайсының изге гамәлен Раббыбыз кабул кылса иде. 

Узган атнаның җомгасында Иж-Бубый мәчетендә уздырылган ифтар мәҗлесендә Ясминә кардәшем белән мин дә катнаштым. Әлеге мәчеттә Коръән дәресләре алып барган мөгаллимә Дилмира ханым шәкертләре дә дини чарага чакырулы иде. 

Мәчет имамы Котдус хәзрәтнең тәрбияви вәгазе, Коръәннән аятьләр уку, бергәләп догалар кылу рухи яктан баетты, иманыбызны тагын да ныгытты. Бик күп кардәшләребезне дин юлына тарткан, шушы көннәрдә 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алган Ясминә ханыма изге теләкләрен җиткереп  истәлек бүләге дә тапшырды  Котдус хәзрәт. 

Мәҗлес аны оештыруга матди ярдәм күрсәткән игелек ияләре исеменә дога кылуыбыз белән тәмамланды.

Равилә ХАННАНОВА, Тирсә авылы:

–    Мин уразаны кечкенә вакытта ук әбием белән бергәләп тота башладым. Дөрес, ай буе тотмый идем. Студент чакта да, эшләгән вакытта да изге айның башында, уртасында, азагында тотарга тырыштым. Ә менә биш еллап инде бер көн дә калдырмыйм, шөкер. Узган ел тормыш иптәшем Илфәр белән бергәләп тоттык. Илфәр узган ел беренче тапкыр ай буе тотты. Быел да икәүләп кердек. Бергә тоткач, бигрәк тә җиңел кебек тоела. Икәүләп сәхәргә тору, ниятләү, кояш баегач авыз ачу бик рәхәт. Мин намазларымны да калдырмаска тырышам. Илфәр дә акрынлап догалар өйрәнә. 

Туган ягым Кукмарада яшәүче кардәшләрем ярдәме белән телефон аша гарәпчә укырга-язарга да өйрәнәм. Әлегә Коръәнне үзебезнең хәрефләр ярдәмендә укысам, киләчәктә гарәп телендә дә укый алырмын дип өметләнәм. 

Ураза тотуның бер авырлыгы да юк. Раббыбыз да җиңеллеген бирә торгандыр. Йорттагы, урамдагы, бакчадагы эшләрне дә бергәләп башкарабыз. Әнә шулай көннәребез сизелмичә дә узып китә.              
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев