Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә хәләл һәм хәрам турында сөйләштеләр

Әгерҗенең "Нур" мәчете каршындагы мәдрәсәдә "Хәләл - Харам" темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чарага мәдрәсә шәкертләре һәм бу тема белән кызыксынучы дин кардәшләребез җыелды. "Нур" мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт, мөселман тормышында хәләлнең әһәмияте, харамның куркынычлыгы турында сөйләде. Яр Чаллыдан килгән "Хәләл" комитет вәкиле, Габдеррәшит хәзрәт исә ит комбинатларында, кондитер цехларда...

Әгерҗенең "Нур" мәчете каршындагы мәдрәсәдә "Хәләл - Харам" темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чарага мәдрәсә шәкертләре һәм бу тема белән кызыксынучы дин кардәшләребез җыелды. "Нур" мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт, мөселман тормышында хәләлнең әһәмияте, харамның куркынычлыгы турында сөйләде. Яр Чаллыдан килгән "Хәләл" комитет вәкиле, Габдеррәшит хәзрәт исә ит комбинатларында, кондитер цехларда ничек итеп хәләл ризык әзерләнгәнен аңлатты. Хәзрәтләрнең чыгышыннан соң барлык килүчеләр мәдрәсә ашханәсендә мәчет ишегалды кибетендә сатыла торган хәләл ит ризыкларыннан авыз итеп сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев