Гошер сәдакасын җыю дәвам итә
Иманда булыйк
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте агымдагы елның 26 сентябрен Гошер көне дип игълан иткән иде. Бу көн республикабызда үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле уздырылып килә.
– Гошер җыю башлану белән Көчек, Наҗар авылларыннан, Әгерҗедән гошер сәдакасын китерделәр. Аларга Аллаһының рәхмәте булса иде, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.
Мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, Чирмешән, Балык Бистәсе, Арча, Әлки районнарында гошер сәдакасын җыю аеруча зур активлык белән алып барыла. Алар җирлекләрендә җыелган тонналаган гошер сәдакасын үз районнарындагы мәчет һәм мәдрәсәләрдән тыш, Казандагы дини белем бирү оешмаларына да юллаганнар.
– Гошер сыйфатында, һәр елдагыча, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, шулай ук кышка кайнаткан һәм тозлаган әйберләр кабул ителә, – ди Габделкәрим хәзрәт. – Соңыннан әлеге ризыкларны мәдрәсә шәкертләре өчен тотачакбыз. Шулай ук мохтаҗларга таратырга да ниятлибез. Ялгыз өлкәннәргә тапшырырга дигән уебыз да бар, – ди имам-мөхтәсиб.
Исегезгә төшерәбез: гошер сәдакасын мәдрәсәгә тапшырырга теләсәгез, 89872930463 телефонына (Габделкәрим хәзрәт) шалтыратыгыз. Гошер сәдакасының малга бәрәкәт өстәп торуын онытмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев